Яңа Әлем өлкәннәре күрше авылга велосәяхәткә барды
Җәйнең аяз, матур көннәрендә велосипедта җилдерү балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә аерым бер рәхәтлек бирә. Яңа Әлем ветераннары, балачактагыча, ике тәгәрмәчле дусларын иярләде. Күрше Иске Әлем авылына велосәяхәт кылдылар.
Өлкәннәрнең әлеге кызыклы сәяхәтен Яңа Әлем авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре оештырды.
Тигез, асфальт юлдагы сәфәрчеләрне ак кәүсәле, бөдрә чәчле каен полосалары, башаклары тулыша башлаган иген кырлары озатып калды. бу сәяхәт һәркегә ошады, апа-абыйлар җәй тәмамланганчы, тагы да шулай очрашырга сүз куештылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев