Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Олы юлларны ничек сакларга?

Актаныш районы территориясендә транспортның үлчәү һәм габарит параметрларын тикшереп тору, билгеләнгән тәртипнең үтәлешен тәэмин итү буенча юл буе полосаларыннан файдалану, юл куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар үткәрү, фото-видеофиксациянең күчмә комплекслары эшләвен тәэмин итү даими нигездә гамәлгә ашырыла.

2023 елның 1 гыйнварыннан авыр йөк ташучы транспорт чараларын башкарма хакимиятнең «Ространснадзор» федераль органы авыр габаритлылык контроленә алды, шулай ук  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм йөк ташуларны контрольдә тоту федераль башкарма хакимият органы - Россия Эчке эшләр министрлыгының җаваплылык зонасында. Районнар территориясендә бу функцияләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлекләре башкара.

«Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ  ярдәм итү һәм авыр йөкле транспортны үлчәү өчен габаритлы контрольнең күчмә пунктларын җибәрергә әзер.

 Яр Чаллы зонасында үлчәү контроленең 2 күчмә пункты (ППВК) эшли, аларны вакыт-вакыт район юлларына, шул исәптән чакырылган пунктларга да җибәрә.

Узган елда Актаныш районына 25тән артык күчмә пункт белән тикшерү оештырылган.  Эре габаритлы һәм авыр йөкләрне ташу кагыйдәләрен бозу буенча 2 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, моның өчен РФ КоАПның 12.21.1 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган.

Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль идарә киләчәктә дә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм районның автомобиль юлларын саклау өчен күчмә пунктлар җибәрергә әзер, әмма полиция хезмәткәрләре катнашыннан башка көтелгән нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Чаллы шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль ДБУ башлыгы  Резеда Гыйльметдинова, Актаныш районы юл хәрәкте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясендә, шушы максаттан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчелегеннән участок уполномоченныйларын яисә ЮХИДИ хезмәткәрләрен уртак рейдлар үткәргәндә актив ярдәм күрсәтсеннәр иде дип сорады. Шулай ук фото-видеофиксация эшчәнлегенә дә контроль кирәк:

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ күчмә һәм мобиль фотовидеофиксация комплексларының эшләвен тәэмин итә бүгенге көндә районда 2 фотовидеофиксация комплексы эшли, алар белән 4 белгеч идарә итә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләреннән белгечләребезнең эшен даими рәвештә тикшерүләрен һәм журналларга билгеләр куюларын сорыйм,-  дип белдерде  Резеда Гыйльметдинова.
 

«Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе мәгълүматлары буенча
Актаныш районының кайбер юлларында юл өслеге канәгатьләнерлек түгел. Бигрәк тә Актаныш-Пучы юлының Күҗәкә, Актаныш-Пучы, Түке- Татр Ямалысы, Адай-Түбән Уръяды, Актаныш Пучы юлының Бүләк, Актаныш-Мөслим юлының Киров авылы янындагы юлларда колеялар, ярыклар, асфальт-бетонның тузуы, чокырлар юлларның имин булмавы турында сөйли. Төп сәбәп- авыр йөкле транспорт хәрәкәтенә контрольсезлек. Бүген Актаныш районы юллары интенсив туза, колеялар, чокырлар һәм башкалар барлыкка килә, бу турыдан-туры юл хәрәкәте иминлегенә йогынты ясый.

Пилотсыз очкычларның Россия төбәкләренә һөҗүмнәре дәвам итә. Республика халкын һәм предприятиеләрен пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмнәреннән саклау, шулай ук махсус хәрби операция чорында транспорт куркынычсызлыгы таләпләрен тәэмин итү һәм транспорт инфраструктурасы объектларында диверсияләрне булдырмау максатларында Татарстан Республикасы Оператив штабы һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия 2 июньдә үткәрелгән утырышта гамәлгә ашырылырга тиешле чаралар комплексын эшләде, шул исәптән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ һәм транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара территориаль идарәсе йөк транспорты чараларының милекчеләре һәм йөртүчеләре белән ташыла торган йөкнең документация белән туры килүен тикшерүгә юнәлдерелгән профилактик эш алып барырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев