Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең беренче укытучысы Хәдичә Әхмәдуллинаның тууына 100 ел

Әнәк авылындагы Шәрип Шәймиев музей- йортында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең беренче укытучысы Хәдичә Әхмәдуллинаның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

 «Укытучы» исемен лаеклы йөртүче Хәдичә Әхмәдуллина гомеренең 43 елын педагогикага багышлаган, шуның 31 елын Әнәк башлангыч мәктәбендә эшләгән олы йөрәкле шәхес. Ул соңгы көннәренә кадәр остаз булып кала белгән мөгаллимә.  

Музейдагы искә алу чарасына Хәдичә Әхмәдуллинаның туганнары, укучылары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары күренекле педагогны искә алу өчен җыелды. Очрашу кысаларында «Беренче укытучы» вакытлы күргәзмәсе ачылды, анда Хәдичә апаның хезмәт юлы, укучылары һәм Минтимер Шәймиев язмышындагы аерым роле турында материаллар тәкъдим ителде.

Авыл имамы Альберт хәзрәт шушы нигездә вафат булган әрвахлар рухына һәм Хәдичә апа истәлегенә Коръән сүрәләрен укыды. Пучы мәктәбе укучылары укытучыларга багышланган шигырьләр сөйләделәр.

Минтимер Шәймиевнең сеңелесе Мәдәния Ильясова Хәдичә Әхмәдуллина турында җылы хатирәләре белән уртаклашты:

Башлангыч мәктәпкә 1946 елда укырга кердем. Хәдичә апа безнең өчен укытучы гына түгел, чын юл күрсәтүче дә иде. Аның укучылары нинди сизгер һәм акыллы педагог булуын әлегә кадәр җылылык белән искә алалар. Үзенең хезмәте һәм үрнәге белән ул Әнәк авылында яшәүчеләрне сугыштан соңгы авыр елларга да киләчәккә өмет-ышанычларын сакларга өйрәтте. Без- укучылары белән басуларга башак җыярга чыга иде, аны мәктәпкә кайткач тарттыра һәм, балаларны ачлыктан коткарып, ботка пешереп ашата иде. Ә бәйрәмнәрне ул ничек оештырды! Бөтен авыл аның мәдәни чараларын көтеп ала иде. 

Әтием Шәрип Шәймиевнең Мәскәүдән әлифба алып кайтканын хәтерлим. Аны мәктәпкә алып килгәч, Хәдичә апа: "Әйдәгез, бу китапны авыррак укучыларга бирик", - диде.  Башта миңа әтием алып кайткан Әлифбадан аерылу бик авыр булды, ләкин Хәдичә апа  "Шәрип абый аны мәктәпкә, димәк, барлык балаларга бүләк итте", — дип аңлаткач, тынычланып калдым.

Безнең буынны тәрбияләүдә аның ролен бәяләп бетерерлек түгел. Ул һәр балага якын килә белде, һәр гаиләнең авырлыкларын аңлый иде. Аның сабырлыгы, игелеге һәм зирәклеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.

Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әсләм Зарипов Хәдичә Әхмәдуллина белән бергә эшләгән елларын искә алды:

Хәдичә апа принципиаль һәм зирәк, гадел кеше иде, үз позициясен яклый белде һәм һәрвакыт үз фикерен ачык белдерде. Ул җәмәгать тормышында актив катнашты: Пучы авылында ветераннар Советы әгъзасы булды, Халык контроле һәм Хатын-кызлар советы рәисе булып эшләде. Кибетләрдә товар бүлүне контрольдә тотты, район чараларына - укытучылар бәйрәмнәренә, Сабантуйларга бергә бардык, Хәдичә апа бу вакыйгаларга бик җитди карады.

Әсләм Зарипов Хәдичә Әхмәдуллинаның кызларының әниләре эзләрен дәвам итеп, укытучы булып эшләвен, әниләрен кайгыртып яшәүләрен, туган авыл белән һәрвакыт элемтәдә торуларын билгеләп үтте.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бу чараның мөһимлеген ассызыклады:

Бу йорт-музейда булганда, мин зур җаваплылык тойгысы кичерәм. Вакытлыча күргәзмәне районыбызның яшь педагоглараны күрсәтергә кирәк- бәлки, аны район август конференциясендә яки Укытучылар көнендә тәкъдим итәрбез. Бу материаллар  укытучыларга да, укучыларга да файдалы булачак бик кыйммәтле мәгълүматны үз эченә ала.

Хатын-кыз педагогның гаять зур җаваплылыгын билгеләп үтү аеруча мөһим. Әнәк авылында яшәүчеләр, сез шулкадәр күп шәхесләр биргән авылда яшисез. Киләчәктә дә аларга лаек булып гомер итегез! - дип мөрәҗәгать итте Дилбәр Әнвәрова очрашуда катнашучыларга.

Кунаклар Хәдичә Әхмәдуллина турында истәлекләре белән уртаклаштылар, аның педагогик хезмәте яңа буыннарны алга таба рухландыруын дәвам итә.

Әлфия Мөхәммәтова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев