12 март 2026 яңалыклары
-
Иске Богады халык театры артистлары махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм итте
Иске Богады халык театры Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» комедиясен күрсәткәннән кергән билет акчаларын махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм фондына тапшырды.
-
Хуҗалыкларның баш инженерларына мобилизацияләнәчәк техникаларга карата таләпләр аңлатылды
Актаныш районында язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында «Чишмә» агрофирмасында узган күрсәтмә техник карау вакытында тагын бер мөһим мәсьәләгә игътибар юнәлтелде. Район хәрби комиссары урынбасары Родислав Авзалов мобилизация очрагында кулланылачак техниканың әзерлегенә таләпләрне аңлатты.
-
Актаныш районы башлыгы механизаторларны язгы кыр эшләре вакытында сак булырга чакырды
«Чишмә» агрофирмасында язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында узган киңәшмәдә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов механизаторларга иминлек кагыйдәләрен катгый үтәүнең мөһимлеген искәртте. Ул язгы чәчү кампаниясе вакытында тракторчыларның куәтле техникалар иярләвен, эш шартларының катлаулы булуын билгеләп үтте, һәркемне игътибарлы булырга чакырды.
-
“Яшел ут–2026” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Актаныш районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау һәм балаларга юл иминлеге нигезләрен өйрәтү юнәлешендә зур эш алып барыла. Шул уңайдан 6 нчы санлы “Каенкай” балалар бакчасында “Яшел ут–2026” бәйгесенә йомгак ясап, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
-
Яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр: Актанышта «Үз эшең» проекты гамәлгә ашырыла
Актаныш районында яшь буын өчен үсеш мөмкинлекләре булдыру юнәлешендә эш актив дәвам итә. Бу эштә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты зур роль уйный. Әлеге проект кысаларында яшьләргә төрле мөмкинлекләр ачыла: түгәрәкләрдә шөгыльләнү, грантларда катнашу, яшьләр үзәкләрендә иҗади эшчәнлек алып бару, лагерьларда ял итү, конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашу.
-
Актанышның талантлы балалары «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабыннан зур җиңүләр белән кайтты
Актаныш районының сәләтле балалары Әгерҗе шәһәрендә узган «Созвездие-Йолдызлык» республика эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында катнашып, лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте.
-
«Чишмә» агрофирмасы базасында күрсәтмә техник караулар үтте
Актаныш районында авыл хуҗалыгы техникаларын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча традицион техник караулар башланды. Аның беренчесе-күрсәтмә максатындагысы «Чишмә» агрофирмасында узды. Әлеге зур чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, идарәнең мехнизация бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев, «Гостехнадзор»ның Актаныш районы буенча җитәкчесе Илдус Хәкимов, район хуҗалыклары баш инженерлары катнашты.
-
Актаныш чаңгычылары ГТО нормативларына әзерлекне Мансуров истәлегенә ярышларда күрсәтте
6 март көнне “Бүләк” чаңгы базасында Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Галимҗан Хәбибҗан улы Мансуров истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узды. Ярышларның төп максаты — халыкны чаңгы спортына җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук яшүсмерләрдә ГТО нормативларын тапшыруга әзерлек барышында ныклы ихтыяр сыйфатларын тәрбияләү.
-
Язгы ташу чорында су чыганаклары аерым игътибар таләп итә
Актаныш районында язгы ташу чорында санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе контрольдә тора. Белгечләр район халкын эчә торган су чыганакларын сакларга һәм санитар таләпләрне үтәүгә җитди карарга чакыра.
-
Актаныш районы өчен 12 март көненә авыз ачу, 13 март көненә сәхәр тәмамлану вакыты
Актаныш районы өчен 12 март көненә авыз ачу, 13 март көненә сәхәр тәмамлану вакытын тәкъдим итәбез.