Хуҗалыкларның баш инженерларына мобилизацияләнәчәк техникаларга карата таләпләр аңлатылды
Актаныш районында язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында «Чишмә» агрофирмасында узган күрсәтмә техник карау вакытында тагын бер мөһим мәсьәләгә игътибар юнәлтелде. Район хәрби комиссары урынбасары Родислав Авзалов мобилизация очрагында кулланылачак техниканың әзерлегенә таләпләрне аңлатты.
Махсус хәрби операция шартларында Актаныш районыннан дәүләт ихтыяҗлары өчен билгеле күләмдә техника әзерлекле булырга тиеш. Мобилизация очрагында районнан якынча егермеләп техника берәмлеге җибәрү планлаштырыла.
Актаныш районы башлыгы механизаторларны язгы кыр эшләре вакытында сак булырга чакырды
— Бу эшләр Россия Федерациясе Президенты карарлары нигезендә башкарыла. Билгеләнгән техника берәмлекләре мобилизация вакытында билгеле бер вакытта җыелып, махсус җыелу пунктларына юл тотарга тиеш, — дип билгеләп үтте Родислав Авзалов.
Техникаларны бергә җыю һәм әзерләү эшләре Актаныш технологик техникумы базасында оештырыла. Биредә техникум мастерлары машиналарга техник караулар үткәрә, аларның төзеклеген, эшкә әзерлеген тикшерә.
— Барлык техника да даими контрольдә тора. Кирәк булган очракта ул кыска вакыт эчендә җыелып, билгеләнгән пунктларга, мәсәлән, Казан шәһәрендәге танк полигонына юл ала, — дип искәртте район хәрби комиссары.
Күрсәтмә караулар вакытында «Чишмә» агрофирмасының мобилизация очрагы өчен әзерләнгән ике йөк автомобиле тәкъдим ителде. Аларның берсе элек хәрби-патриотик чараларда һәм парадларда катнашкан булса, икенчесе хәзерге вакытта тулы техник тикшерү уза.
— Бу машиналар үз водительләре белән мобилизация очрагында нәкъ шушы җыелу пунктларына юл тотачак. Шуңа күрә техника һәрвакыт төзек һәм әзер хәлдә булырга тиеш, — дип ассызыклады Родислав Авзалов.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, техник карау барышында машинаның тышкы кыяфәте генә түгел, ә барлык төп механизмнары да җентекләп тикшерелә. Руль системасы, йөреш өлеше, двигатель, майлар һәм техник сыеклыкларның вакытында алыштырылуы — барысы да контрольгә алына. Техника һәрвакыт ерак арага чыгып китә алырлык хәлдә булсын.
Мобилизация ихтыяҗлары өчен тәгаенләнгән техникалар арасында машиналар гына түгел, махсуслашканнары да булырга мөмкин: юл төзелеше машиналары, цистерналар, УАЗ, «Патриот», Chevrolet Niva, кайбер очракларда тракторлар да сорала. Һәр техника берәмлеге махсус тартмалар белән җиһазлана — анда запас ременьнар, фильтрлар, ремонт инструментлары һәм медицина аптечкалары саклана.
«Чишмә» агрофирмасы базасында күрсәтмә техник караулар үтте
Барлык машиналар да техник карау үтелгән, гамәлдәге страховкалары һәм кирәкле документлары булырга тиеш. Водительләргә махсус мобилизацион күрсәтмәләр (мобпредписания) бирелә, алар хәрби билетка салына, анда кайсы вакытта һәм кайсы җыелу пунктында булырга кирәклеге күрсәтелә.
Родислав Авзалов баш инженерларны закон таләпләрен үтәргә чакырды: «Муниципаль хәрби комиссариат нарядлары буенча идарә һәм оешма җитәкчеләре автомобильләрне, юл-төзелеш, күтәрү транспорты һәм башка техникалар билгеләнгән вакыт эчендә җыелу пунктларына, вакытында китерелергә тиеш», — дип искәртте ул.
Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 2 октябрендәге № 1175 указы буенча, хәрби-транспорт бурычын (ВТО) үтәү тәртибе билгеләнгән. Оешмалар ВТОны мобилизация вакытында гына түгел, тыныч чорда да үтәргә тиеш. Бу эш системалы рәвештә башкарыла: транспорт чаралары исәпкә алына, аларны хәрби ихтыяҗлар өчен әзерләү һәм дөрес эксплуатацияләү тәэмин ителә.
Мондый чаралар техниканы һәрвакыт төзеклеген һәм кирәк чакта әзер булуын тәэмин итә, бу дәүләт иминлеген саклау өчен мөһим фактор булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев