Актаныш

Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

Язгы ташу чорында су чыганаклары аерым игътибар таләп итә

Актаныш районында язгы ташу чорында санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе контрольдә тора. Белгечләр район халкын эчә торган су чыганакларын сакларга һәм санитар таләпләрне үтәүгә җитди карарга чакыра.

 

Яз җитүгә карлар тиз эри, ә бу чорда эчә торган су чыганакларының пычрану куркынычы арта. Шуңа күрә санитар хезмәтләр су чыганакларын чиста тоту, аларны агым сулары керүдән саклау мәсьәләсенә аерым игътибар бирә.

Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районында дәүләт баш санитар табибы урынбасары Луиза Мәхиян кызы Хафизова сүзләренә караганда, язгы ташу чорында профилактик чараларны вакытында күрү йогышлы эчәк авырулары таралуын кисәтергә ярдәм итә.

Су чыганакларын саклау — уртак бурыч

Белгеч билгеләп үткәнчә, су белән тәэмин итүче оешмалар суны чистарту һәм зарарсызландыру өчен кирәкле реагентлар, химик дезинфекция чаралары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителергә тиеш. Шулай ук медицина учреждениеләрендә дә йогышлы эчәк авырулары теркәлгән очракта пациентларны вакытында кабул итү һәм дәвалау өчен кирәкле медикаментлар булу төп таләп.

— Язгы ташу чорында су чыганакларын пычратмау — иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Авыл җирлекләре башлыклары, су белән тәэмин итүче оешмалар су чыганаклары тирәсендәге кар өемнәрен чистартырга, кар сулары агып китәрлек итеп ерганаклар ясарга тиеш. Бу агым суларының су чыганакларына керүен булдырмаска ярдәм итә, — дип ассызыклады Луиза Хафизова.

Шәхси су чыганаклары контрольдә булырга тиеш

Актаныш районы авылларының кайберләрендә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы булмаганлыктан, күп кенә йортларда кое яки торба-коелар кебек индивидуаль су чыганаклары кулланыла.

Шуңа күрә һәр йорт хуҗасы үз ихатасындагы су чыганакларының торышына игътибарлы булырга тиеш. Кое һәм су алу урыннары агым сулары кермәслек итеп сакланырга, тирә-ягы чиста һәм тәртиптә тотылырга тиеш.

Белгечләр аңлатканча, язгы ташу вакытында пычрак агым сулар су белән тәэмин итү челтәрләренә үтеп керергә мөмкин. Бу очракта төп су чыганагы чиста булса да, тарату челтәре аша кулланучыларга санитар таләпләргә туры килмәгән су килеп җитү ихтималы бар.

Районда 74 су чыганагы исәпләнә

Бүгенге көндә Актаныш районы территориясендә 74 су чыганагы бар. Аларның һәркайсы өчен санитар саклау зоналары проекты эшләнгән.

Бу зоналар су чыганакларын пычранудан саклау белән беррәттән, аларга чит кешеләрнең керүен чикләүне дә күз алдында тота. Су чыганаклары коймалар белән әйләндереп алынган, ишекләре йозак белән ябыла, кайбер урыннарда каравыл да каралган.

Моннан тыш, санитар таләпләр нигезендә су чыганаклары тирәсендә махсус күперләр, су агызу юллары, су алу өчен уңайлы сукмаклар булдыру каралган. Бу чаралар су чыганакларын пычранудан саклау һәм халыкка сыйфатлы, куркынычсыз су җиткерү максатыннан башкарыла.

Куркыныч туса — хәбәр итәргә кирәк

Белгечләр язгы ташу чорын имин уздыру — уртак бурыч булуын ассызыклый. Су басу куркынычы барлыкка килгән очракта бу хакта кичекмәстән гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә һәм санитар хезмәтләргә хәбәр итәргә кирәк.

— Язгы ташуларны имин генә, авыруларсыз һәм су басуларсыз үткәрсәк иде. Моның өчен һәркем санитар таләпләрне үтәп, су чыганакларын саклауга җаваплы карарга тиеш, — дип билгеләп үтте Луиза Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев