15 декабрь 2025 яңалыклары
-
Безнең туры эфир: Актанышлыларны Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьли
Бүген Актанышка Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Җәлил хәзрәт үзенең вәгазьләрен сөйли. Зал тутырып килгән райондашларыбыз йотлыгып дин әһеленең сүзләрен тыңлый.
-
Татарстанда Идел елгасында боз ката башлады
Татарстан Республикасы территориясендә Идел елгасында боз кату процессы башланды. Бу хакта суднолар йөреше өлкәсендәге җаваплы оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
108 меңнән артык татарстанлы балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алган
Ата-аналарга мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны караган өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләү – «Гаилә» илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган һәм Татарстан гаиләләре арасында аеруча популяр булган төп ярдәм чараларының берсе Бу түләү балалары мәктәпкәчә учреждениеләргә йөргән барлык ата-аналарга бирелә. Ул гаиләнең керемнәре дәрәҗәсенә яки социаль статусына бәйле түгел.
-
Балаларны автокреслосыз йөрткән таксистларга штрафлар 50 мең сумга кадәр арттырыла
Россия Федерациясе Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты балаларны махсус креслолардан башка йөрткән өчен штрафларны арттыру турында төзәтмәләрне хуплады. Яңа кагыйдәләр нигезендә үзмәшгуль такси йөртүчеләр дә җаваплылыкка вазифаи затлар кебек тартылачак.
-
Татарстан халкын рекордлы озын кышкы яллар көтә
Татарстан халкы, Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр кебек үк, кышкы ялга 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр чыгачак. Әлеге график берьюлы мәктәп каникуллары һәм гомумдәүләт Яңа ел бәйрәмнәре өчен дә расланган.
-
Актанышның 1 нче санлы мәктәп базасында Бөтенроссия фәнни конференциясе уза
Бүген Актанышның 1 нче санлы мәктәп базасында Бөтенроссия фәнни конференциясе уза. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзалары, төбәк тарихын өйрәнүче галимнәр һәм Актаныш районы мәктәпләренең тарих укытучылары катнаша.
-
Яңа елга әзерләнәбез
Яңа ел бәйрәмнәре алды – бүләкләр, яңа ел уенчыклары сатып алуның иң кызган чоры. Бу кышкы көннәрдә кулланучылар киң кулланылыштагы күп кенә товарлар, уенчыклар, төрледән-төрле гирляндалар сатып ала. Түбән сыйфатлы товар сатып алудан ничек сакланырга һәм якыннарыңа яңа ел бүләкләрен өләшкәндә ничек кыен хәлдә калмаска?
-
Татарстанда гыйнвардан пенсионерларның бер өлеше 10 мең сумнан артык өстәмә алачак
Индексациягә кемнәр исәп тота ала?
-
Актаныш районында СВОда катнашучыларга ярдәм итүче иң актив волонтёрлар бүләкләнде
Актаныш районында 2025 елда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча волонтёрлык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Ел дәвамында армия хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә даими ярдәм күрсәткән, гуманитар ярдәм җыюда һәм озатуда, хәйрия чаралары һәм концертлар оештыруда актив катнашкан иң фидакарь иреклеләр Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.
-
Безнең фоторепортаж: Алдынгылар слеты-2025
Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш мәдәният сараенда районның иң яхшы хезмәтчәннәрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.
-
Бүген Актанышка Татарстан Республикасының баш Казые Жәлил хәзрәт Фазлыев килә
Бүген, 15 декабрь көнне Татарстан Республикасының баш Казые Жәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләрен тыңларга чакырып калабыз.
-
Татарстанда 15 декабрьдән ел саен үткәрелә торган «Чыршы» операциясе башланды
Татарстан Республикасында 15 декабрьдән урманнарны Яңа ел алдыннан саклауга юнәлдерелгән ведомствоара оператив-профилактик чара — «Чыршы» операциясе старт алды. Әлеге эш «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
-
Алдынгылар җыенында махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан Баяновның гаиләсенә аның «Батырлык» орденын тапшырдылар
Актаныш районының хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында махсус хәрби операциядә илебез азатлыгы өчен көрәшүче якташларыбызга олы рәхмәт сүзләре белдерелде. Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов Киров авылында яшәүче Людмила һәм Наил Баяновлар гаиләсенә уллары Русланның «Батырлык» орденын тапшырды.