23 февраль 2026 яңалыклары
-
Татарстан халкына пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр
Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы игълан ителгән икән, үз гомереңне саклау һәм якыннарыңны коткарып калу өчен мөһим адымнар ясарга кирәк. Әгәр һөҗүм вакытында бинада булсагыз, аскы катларга – подвалга яки паркингка төшәргә кирәк, лифт кулланырга ярамый.
-
23 февральгә авыз ачу һәм иртәгәге сәхәр вакыты
Актаныш районы өчен бүген, 23 февраль көненә авыз ачу һәм иртәгә, 24 февраль көненә сәхәр вакытын искә төшерәбез.
-
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
Актаныш районы ир-егетләре- Соңгы елларда бара торган авыр вакытларда үзләрен кабат курку белмәс көчле затлар итеп таныттылар.
-
Актанышның батыр, кыю уллары һәм кызлары Ватанны саклаучылар көнендә хөрмәтләнде
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне- батырлык, намус, кыюлык бәйрәме ул. Туган илгә һәм үз халкыңа хезмәт итү- туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды. Бүген шундый батыр ир-егетләребез Актаныш районы башлыгының рәхмәт хаты белән хөрмәтләнделәр. Алар арасында Әфган, Чечня сугышларында, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан батырларыбыз, хәрби бурычларын Германия җирләрендә үтәп кайткан яугирләребез, Чик сачылары төркеме вәкилләре, Десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, Хәрби диңгез флотында хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләребез бар иде. Җиңү паркы каршындагы мәйданда узган Ватанны саклаучылар көненең иң истәлекле мизгелләре булды ул.
-
Махсус хәрби операциядә катнашкан өч райондашыбыз Ватанны саклаучылар көнендә дәүләт бүләкләренә лаек булды
Актанышта Ватанны саклаучылар көнендә өч райондашыбызны Украинада барган махсус хәрби операциядә сугышчан бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләделәр.
-
Актанышта Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантанадан безнең репортаж
Бүген Актанышта Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур тантаналы чара узды. Анда Әфган, Чечня сугышларында, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан батырларыбыз, хәрби бурычларын Германия җирләрендә үтәп кайткан яугирләребез, Чик сачылары төркеме вәкилләре, Десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, Хәрби диңгез флотында хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләребез катнашты. Шулай ук Ватанны саклаучылар көненә ветераннарның гаиләләре, район хакимияте җитәкчелеге һәм башка авылдашлар да килгән иде.
-
Такталачык мәктәп-интернатында утлар-сулар кичкән ветераннарны хөрмәтләделәр
Такталачык мәктәп-интернатында 18 нче февраль көнне тәрбияче Гүзәл Наил кызы Такталачык мәктәп-интернатында әхлакый-патриотик теманы яктырткан «Батырларның даны мәңгелек!» дигән чара үткәрде.
-
МХО Герое Риваз Рәхмәтуллин ЗАГС бүлегендә укучылар белән очрашты
Махсус хәрби операция батыры, хөрмәтле райондашыбыз Риваз Рәхмәтуллин «Батырлык өчен» медале иясе булса да, бик тыйнак, сөйләшкәндә артык сүз әйтмәс. Район ЗАГС бүлегендәге очрашуда аның чыгышын укучылар тын калып тыңладылар. Гаилә мәктәбе кысаларында узган дәрес Ватанны саклаучылар көненә багышланды.
-
Әти белән бергәләп, була соң ниләр эшләп?
1 санлы «Умырзая» балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбиячеләре Шәрәпова Фәрсия Фәһим кызы белән берлектә әтиләрне түгәрәк өстәл артында эшлекле уенга чакырдылар.
-
Махсус хәрби операция батыры Альмир Фәйзуллин: Исән калу өчен 360 градусны берьюлы күзәтә идек
Ватанны саклаучылар көнендә без бүген илебезне саклаучы, аны дошманнардан яклаучы егетләребезгә, шулай ук ут эчендә сыналып та сынмаган, хәзерге вакытта өйләренә, гаиләләренә кайтып тыныч тормышта яшәүче батырларыбызга рәхмәт әйтәбез. Бу изге көн турында иң дөрес итеп сөйләүче — кулына корал алып, илне үз көче белән саклаган кеше.
-
Актаныш районы өчен Рамазан аена намаз вакыты
Рамазан аена намаз вакытын саклап куегыз.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Ватанны саклаучылар көне белән котлый
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәм. Туган илен, туган җирен, йортын, гаиләне саклау – һәр ир-атның мактаулы бурычы!