Махсус хәрби операция батыры Альмир Фәйзуллин: Исән калу өчен 360 градусны берьюлы күзәтә идек
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Махсус хәрби операция батыры Альмир Фәйзуллин: Исән калу өчен 360 градусны берьюлы күзәтә идек

Ватанны саклаучылар көнендә без бүген илебезне саклаучы, аны дошманнардан яклаучы егетләребезгә, шулай ук ут эчендә сыналып та сынмаган, хәзерге вакытта өйләренә, гаиләләренә кайтып тыныч тормышта яшәүче батырларыбызга рәхмәт әйтәбез. Бу изге көн турында иң дөрес итеп сөйләүче — кулына корал алып, илне үз көче белән саклаган кеше.

Таныш булыгыз, махсус хәрби операция утларыннан исән-сау чыккан, ярты сәламәтлеген шунда калдырган, ләкин рухы сынмаган батыр райондашыбыз Альмир Фәйзуллин.

            Балалык, үсмерлек, армия

Альмир 1987 елда Пучы авылында Фәрит һәм Гөлфия Фәйзуллиннар гаиләсен сөенечкә төреп беренче бала булып дөньяга килә, кечкегнәдән үк үзеннән соң дөньяга килгән сеңелләре Светлана һәм Лилиянең яклаучысы, саклаучысы була.

Альмир 1995 елда Пучы мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә, ә 2005 елда мәктәпне тәмамлагач, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Анда ике ел белем алып, бухгалтер-икътисадчы белгечлеген үзләштерә.

2007 елда, техникумны тәмамлауга, Альмир армия сафларына китә. Туган ил алдындагы изге бурычын үтәүне ул Подмосковье өлкәсендәге кинология үзәгеннән башлый.  Каравыл хезмәтендәге этләрне әзерләүче вожатый буларак өйрәнүләр уза. Алты айдан яшь солдатны Амур өлкәсенә артиллерия снарядлары складларын сакларга җибәрәләр. Армиядәге кырыс тәрбия һәм күнекмәләр гомер буена истә кала.

                   Тыныч тормыш һәм повестка

2009 елда армиядән кайткач, Альмир туган ягында хезмәт юлын башлый, «Әнәк» агрофирмасында эшкә урнаша. Башта ул склад мөдире булып эшли, ә вакыт узу белән баш икътисадчы һәм агрофирманың Киров филиалы җитәкчесе вазыйфаларын  башкара. Альмир сөйгәне Әлфинур белән гаилә корып җибәрәләр, 2019 елда Сафия кызлары туа. Эш, гаилә, тотрыклылык — барысы да шулай матур дәвам итәчәк кебек тоела.

Ләкин 2022 ел тыныч планнарны юкка чыгарды.

— 2022 елның сентябрендә мобилизация буенча өлешчә хәрби операциягә чакырып повестка килде. Вазыйфам буенча бронь каралса да, армиядәге хәрби дәрәҗәм буенча мондый хәрби операцияләрдән калу мөмкинлегем юк икәнлеген мин белә идем. Шуңа чакыруны тыныч кабул иттем. Ә менә гаиләмә «шок» булды, — дип искә ала Альмир.

29 сентябрьдә беренче озатылуда якташларыбыз белән бергә Альмир хәрби операциягә китә.

                Луганск, Донецк, Авдеевка

Башта булачак сугышчылар Казанда бер ай дәвамында танк училищесында күнекмәләр үтә, анда солдат вакытындагы тәҗрибәләрне искә төшерәләр. 11 ноябрьдә Альмирны республикабызның төрле төбәкләреннән җыелган егетләр белән Луганск ягына, Сватово тирәсенә озаталар.

— Без анда шулкадәр куркыныч булыр дип уйламаган идек. Снарядлар оча, бертуктаусыз шартлаулар ишетелә, дроннар пәйда булгач, җитди һәм озакка сузыла торган операция икәнлеген аңладык, — дип сөйли ветеран.

Алгы сызыкта Альмирга “Фаза” кушаматы бирәләр. Позицияләргә килеп җитүгә «КамАЗ» автомобиле арбасына төялгән солдатларны полосага- басу уртасындагы агачлыкка төшерәләр. Пычрак, салкын, җил. Солдатлар шунда ук окоплар казый башлый. Төнге бергә кадәр иң элек көрәк белән, куллар көрәк тота алмый башлагач, штыкка күчәләр. 

 

Сержант Альмир Фәйзуллин 2022 - 2023 елларда Луганскида сигез кешелек отделениегә командирлык итә. Командирның бурычы — барын да контрольдә тоту һәм солдатларны төрле яктан тәэмин итү.

 Алгы сызыктагы көндәлек тормыш

Ут-ялкын эчендәге еллар — аерым бер сызлану. Бер казаннан 8–9 кеше ашаган чаклар була. Күпләр дошман һөҗүмендә һшлак була, аларның  юклыгын аңлау бик авыр бирелә.

— Алгы сызыкта унбиш көнләп торабыз, аннары унбиш көн ял бирәләр иде. Ял — посадкаларда, ләкин анда да дроннар тәүлек буе һөҗүм итә. Һәр секунд сак, уяу булырга кирәк. Баш берьюлы 360 градусны борылып тора: һаваны күзәтәсең, аяк астыңа да карыйсың, чөнки тирә-якта шартламаган снарядлар тулып ята, — дип тасвирлый фронт көндәлеген Альмир.

Хезмәт дәверендә ул гаиләсе янына өч тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып килергә өлгерә.

Альмирның отделениесе Донецк юнәлешенә, Авдеевка тирәсенә күчерелә. Эшләре — эвакуация белән бәйле: алгы сызыкка азык-төлек, боеприпаслар кертү, яраланганнарны һәм һәлак булучыларны тылга алып чыгу.

         Тыл ярдәме

Алгы сызыкта якыннары белән телефон, Telegram аша элемтәдә торганнар. Гуманитар ярдәм зур терәк була. Бигрәк тә Актаныштан актив ярдәм күрсәтелә. Алгы сызыктагы һәркем бу ярдәмне тоеп яши.

Альмирның әтисе Фәрит абый үзе дә волонтерлык эшенә керешә. Эшчән кеше буларак, ул гуманитар йөкләр җибәрүдә актив катнаша, улы һәм аның хезмәттәшләре белән даими элемтәдә тора. Альмир әтисенең кайгыртуын йөзләрчә чакрым аша сизә.

Сугыш тормышка карашларны үзгәртә:

— Матди әйберләрнең кыйммәте югала, ә вакыт һәм кеше гомере бәясе күп тапкырларга арта, -ди сугышчы.

 

              Уңышсыз сикереш

2024 елның гыйнвар-февраль айларында, чираттагы хәрби бурычын үтәгәндә, Альмир дрон-камикадзедан качарга тырышып, чокырга сикерә. Әмма сикерү уңышсыз килеп чыга: башы нык кына бәрелә, муены кысыла. Башта ул бу имгәнүгә әһәмият бирми, борчылырга урын юк кебек тоела. Ләкин авырту бермәл үзен нык сиздерә, көчәя, тәннең уң ягы хәрәкәтсез кала.

— Вакытында дәваланмаганга шулай килеп чыкккан дип аңлатты табиблар, — дип искә ала Альмир.- Казан һәм Ижау госпитальләрендә яттым, берничә операция ясадылар, озакка сузылган реабилитациядән соң комиссия карары белән армиядән азат ителдем. Хәзер физик йөкләнеш ярамый.

Бу вакытта Альмирның иң зур терәге — гаиләсе була. Хатыны Әлфинур, кечкенә кызы Сафия, әти-әнисенең, туганнарының җылы сүзләре аңа көч бирә. Һәр көн ул үзенең батырлык юлын, дусларын, аларны югалтуын искә төшерә. Һәр яңа көн аңа тынычлыкның кыйммәтен аңлата.

— Хәрби хезмәт узганнан соң һәр минутның кадерен белергә өйрәнгән идем. Ә махсус хәрби операциядән кайтканда моңарчы уйлап та бирмәгән кыйммәтләрне кадерләргә кирәклеген төшендем, материаль байлыклар икенче планга калды, — ди Альмир. 

              Ихлас котлау

- Барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Махсус хәрби операция хәрбиләрне берләштерде, Әфганстан, Чечнядагы сугышларда катнашучыларны, башка гаскәрләрдә хезмәт итүчеләрне бергә туплады. Алар безгә бик нык ярдәм иттеләр. Туган яктан килгән гуманитар ярдәм, күчтәнәчләр күңелләрне күтәрә, көч бирә иде. Бик зур рәхмәт безне шулай җиңүгә дәртләндереп торган өчен!

Армиягә бару һәр ир-егетнең бурычы. «Срочный» хезмәтнең авырлыгы юк, түземлек, чыдамлык тәрбияли ул. Без бармасак, апалар, әбиләр, кызлар, сеңелләрне кем яклар, кем саклар? -ди Альмир.

Бу тарих — Ватанны саклаучылар көне белән бәйле тере мисал: ул батырлык, сабырлык һәм кешеләр арасындагы бердәмлекнең кадерен аңлата.

 

 


Нет комментариев