Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Актаныш авылыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Рәшит Исламов гаиләсенә ярдәм күрсәттеләр

Актаныш авылында яшәп, 2025 елда махсус хәрби операциягә контракт төзеп фронтка киткән Рәшит Исламовның гаиләсенә ярдәм күрсәтелде: бер йөк машинасы утын китерелде. Утынны Рәшитнең апасының кызы Эльмира Галиева кабул итеп алды.

Актаныш авылындагы Салих Хөснияров урамындагы агач полосасын быел да кисү эшләре уңышлы башкарыла.

Әлеге эшләр шәхси эшмәкәр Салават Мөхәммәтов җитәкчелегендә оештырыла.

Каен агачларын кисеп, аларны утын итеп файдалану өчен махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләренә илтеп бирү соңгы елларда матур традициягә әйләнде. 

Эльмира Галиева әлеге ярдәм өчен зур рәхмәтен җиткерде:

Әниемнең бертуган энесе Исламов Рәшит абый 2025-нче елның  декабрь аенда илебезне сакларга дип, махсус хәрби операциягә контракт белән китте. Шушы уңайдан, Актаныш районы хакимиятенә, район җитәкчелегенә һәм утын китергән кешеләргә бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызга да зур рәхмәт!

Абыем да, башка солдатлар да исән-сау әйләнеп кайтсын, илләребез тыныч булсын, дөньяларыбыз имин булсын. Барыгызга да гаилә тынычлыгы, исәнлек-саулык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев