Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Актаныш тамашачысына «Хәзинә» программасын тәкъдим итте
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Актаныш тамашачысына Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае сәхнәсендә «Хәзинә» программасын тәкъдим итте.
Коллективның һәр чыгышын актанышлылар сокланып карады, иң таләпчән тамашачы да артистларны алкышларга күмеп сәхнә артына озатты. Моңа һич кенә гаҗәпләнәсе түгел: артистларның һәр чыгышы югары дәрәҗәдә, камил эшләнгән.
Видео
Ансамбльнең үз инструменталь составы бар. Бернинди фонограммалар юк-бары тик тере музыка гына күңелләрне иркәли.
Репертуар тулысынча программа исемен ачып бирде, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татар халкының күпгасырлык мәдәниятен бергә туплап, нечкәлекләре белән ачып бирде. "Хәзинә» - милли сәнгатьнең бөтен тирәнлеген һәм матурлыгын ачып бирә торган иң яхшы номерларның кыйммәтле җыентыгы.
Артистлар образын үзенең матурлыгы һәм мили бизәкләрнең төрлелеге белән таң калдыра торган искиткеч сәхнә костюмнары тулыландыра. Артистлар иҗатын кабатланмас татар моңы бизи, ир-егетләр — батырлык һәм көч, ә кызлар татар хатын-кызларының нәфислеген һәм грациясен гәүдәләндерә.
Ансамбльнең җитәкчесе, бик күп дәрәҗәле исемнәргә лаек булган Айрат Хәмитов Актаныш тамашачысына шундый гаҗәеп бер җылылык белән кабул итүләренә олы рәхмәтен белдерде. Концертның соңгы номерын тамашачылар басып алкышлады, бу ансамбльгә карата зур бәя, хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев