Актаныш

Актаныш районы

16+
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ хезмәткәрләре язгы каникуллар алдыннан Киров мәктәбе укучылары белән очрашты

Актаныш районы мәктәпләрендә язгы каникуллар алдыннан юл кагыйдәләрен бозмыйча, игътибарлы булып, юлларда куркынычсыз йөрергә өйрәтү максатыннан укучылар белән очрашулар башланды.


Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р.Мөхәммәтова Киров мәктәбендә укучылар белән очрашып фикер алышты, кызыксындырган сорауларына жавап бирде, әзерләп килгән биремнәрен эшләтеп сорауларына жавап алды.

Очрашуда тәрбияви рухтагы тематик видеоролик күрсәтелде, аның эчтәлеге буенча нәтиҗә ясалды, очрашу фикер алышу белән төгәлләнде.

Язгы каникуллар файдалы һәм хәвефсез үтсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев