Иртәгә 12 градуска кадәр җылытачак
«Актаныш муниципаль районының гражданнарны яклау идарәсе» 24 мартка һава торышы буенча фаразын тәкъдим итә:
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы- Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәрендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр һәм кар явуы фаразланмый.
Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан булачак. Шуңа күрә юлларда сак булыгыз һәм тизлекне арттырмагыз. Җил көньяк-көнбатыштан 4–9 м/с тизлектә исәчәк.
Һава температурасы төнлә -3..-10˚, көндез +6..+11˚, кайбер урыннарда хәтта +12˚ кадәр җитәчәк. Төнлә һәм иртән юлларда кайбер урыннарда бозлавык булуы ихтимал. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә игътибарлы булырга киңәш ителә.
Көннәр җылына башласа да, саклык чараларын онытмагыз. Һава торышы үзгәреп тора, юлларда тайгак һәм томан аркасында күз күреме чикләнергә мөмкин. Бер-берегезгә карата игътибарлы булыгыз һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев