Такталачык авылында яшәүче Гөлсимә Якупова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бүген Такталачык авылында яшәүче Гөлсимә Нәүширван кызы Якупова үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов һәм авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин килде. Алар Гөлсимә Нәүширван кызын бәйрәме белән тәбрик иттеләр, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның котлау хатларын, шулай ук район башлыгы Л.Р. Зариповның тәбрикнамәсен һәм күчтәнәчләрен тапшырдылар.
Гөлсимә Нәүширван кызы 1936 елның 23 мартында Такталачык авылында дөньяга килә. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә: 1943 елда әтисе Ленинград фронтында батырларча һәлак була. Әнисе Фатыйма өч баланы ялгызы тәрбияләп үстерә.
Гөлсимә апа Такталачык җидееллык мәктәбен, аннары Актаныш урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын 1953 елда почтальон булып башлый. 1959 елдан алып пенсиягә чыкканчы элемтә бүлегендә телефонистка булып эшли.
Озак еллар намуслы хезмәте өчен ул «Коммунистик хезмәт ударнигы» билгесе белән бүләкләнә, 1984 елда «Хезмәт ветераны» исеме бирелә.
Авылдашлары аны оста тегүче буларак та яхшы белә. Ул туй күлмәкләре, сәхнә костюмнары тегеп, күпләрне сөендергән. Авылда аның кулы белән тегелгән киемне кимәгән кеше сирәктер. Моннан тыш, ул оста пешекче дә — тәмле чәкчәк пешерү серләренә күпләрне өйрәткән.
Бүгенге көндә Гөлсимә Нәүширван кызы туган авылында тормышка шөкер итеп, тыныч һәм хөрмәтле гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев