БПЛА белән эшләргә өйрәнгән хәрбиләргә тыныч тормышта да ихтыяҗ зур булачак
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә (БПЛА) хезмәт иткән һәм әлеге техника белән эшләү күнекмәләрен үзләштергән хәрбиләр гражданлык өлкәсендә дә зур ихтыяҗ табачак. Бу хакта Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә пилотсыз системалар гаскәрләренә сайлап алу бик җитди бара, бу махсус таләпләр белән дә бәйле. Хезмәттән азат ителгәннән соң да БПЛА белән эшләү күнекмәләренә ия булган белгечләр кирәкле кадрлар булып калачак. Чөнки пилотсыз аппаратлар хәзер авыл хуҗалыгында, сак структураларында һәм башка күп өлкәләрдә киң кулланыла.
Шулай ук белгеч билгеләп үткәнчә, компьютер уеннары белән мавыгучыларның бу гаскәрләргә эләгү мөмкинлеге югарырак. Чөнки аларда кулларның вак моторикасы яхшы үскән, ә геймерлар өчен таныш булган интерфейс уку процессын тизләтә.
Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр өчен түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды. Бу — илдәге иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң зурысы. Моннан тыш, республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.
Контракт төзү, өстәмә түләүләр, ташламалар һәм башка мөмкинлекләр турында тулырак мәгълүматны https://heroes-tatarstan.ru/ сайтында алырга мөмкин. Шулай ук Казан шәһәрендә урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (Аэропортовская ур., 1/40, телефон: (843) 221-44-52) һәм Актаныш районы хәрби комиссариатына (Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 51 нче йорт, телефон: 8 (85552)3-13-35) мөрәҗәгать итәргә була.
Башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен 8 800 222 59 00 яки 117 номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев