27 октябрь 2025 яңалыклары
-
Актаныш сәнгать мәктәбе укытучылары Мәдәният паркын чистартты
Актаныш сәнгать мәктәбе укытучылары көзге өмәләрдә актив катнашулары белән аерылып торды. Остазлар балаларыбызның җырга-моңга, сәнгатькә сәләтләрен ачып кына калмыйлар, районыбызны матурлауда, чистартуда да үз өлешләрен кертәләр.
-
Рөстәм Миңнеханов: Үзмәшгульләр саны артты, әмма алар арасында мошенниклык очраклары күп
Татарстанда рәсми булмаган хезмәт базарын кыскартырга, ә «күләгәдәге» хезмәт хакын легальләштерү комиссияләре эшчәнлеге кысаларында физик затлар кеременә салым буенча бурычлар белән эшләүне көчәйтергә кирәк. Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә шундый йөкләмәләр бирде.
-
Актанышның яшь көрәшчеләре Чаллы шәһәренең Рус православие чиркәве епархиясе призы ярышыннан уңышлар белән кайтты
25 октябрьдә Минзәлә шәһәрендә 2014-2018 нче елгы яшүсмерләр арасында Чаллы шәһәренең Мәскәү Патриархаты Рус Православие Чиркәве епархиясе призына шәхси -команда беренчелегенә көрәш ярышлары узды. Әлеге бәйгедә Актаныш спортчылары да катнашып, зур уңышлар белән кайттылар.
-
Татарстанлылар кайда ял итәргә ярата?
2026-2027 елларга Татарстанда туризм тармагының максаты-чит ил туристлар агымын арттыру һәм Азия илләреннән сәяхәтчеләрнең игътибарын җәлеп итү.
-
Татарстанлыларның кайсылары ноябрь ае өчен арттырылган хезмәт хакы алачак?
Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрь аенда арттырылган хезмәт хакы алачак.
-
Актанышта озын эш атнасы башланды: Ноябрьдә ничек ял итәбез?
Октябрь ахыры һәм ноябрь башында өстәмә эш һәм берничә ял көнен үз эченә ала.
-
Иске Богадының социаль юнәлеш хезмәткәрләре авыл үзәген җыештырды
Авылларыбызда чисталык өмәләре зур активлык белән дәвам итә. Бу Иске Богады авыл җирлегендә аеруча да шулай. Шимбә-якшәмбе көннәрендә җирлектәге барлык авылларның да зиратларында өмәләр уза. Авылның үзәге булган паркны тәртипләүне исә социаль юнәлеш хезмәткәрләре үз өсләренә алды.
-
Декабрьдә пенсия белән бергә 10 мең сум өстәмә акча киләчәк
Пенсионерларга күңелле сюрприз вәгъдә иттеләр.
-
Тыңламас хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге сугышчыларга дүрт тартма токмач әзерләде
Тыңламас авылы халкы махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга даими төстә ярдәм оештыра. Әле шушы көннәрдә генә бер төркем авыл хатын-кызлары якташларыбызга коры аш әзерләү өчен кулдан токмач бастылар. Бу волонтерлык хезмәте Тыңламаста бик матур традициягә әйләнде.
-
Дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар фатирларын арендага бирә аламы?
«Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль закон (25.12.2008, №273-ФЗ) Дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларга эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүне турыдан-туры тыя. Бу арендага бирү бизнесын шәхси алып баруга да, ышанычлы затлар аша эшләүгә дә кагыла.
-
Актаныш яшьләре «Наше время – Безнең заман» конкурсының зона этабында 2 нче урын яулады
Актаныш яшьләре Әлмәттә эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабында 2 нче урынны яулады. Егетләр-кызлар уңышлы чыгыш ясап, Казанда узачак бәйгегә уздылар. Райондашларыбызны котлыйбыз!