Актанышның яшь көрәшчеләре Чаллы шәһәренең Рус православие чиркәве епархиясе призы ярышыннан уңышлар белән кайтты
25 октябрьдә Минзәлә шәһәрендә 2014-2018 нче елгы яшүсмерләр арасында Чаллы шәһәренең Мәскәү Патриархаты Рус Православие Чиркәве епархиясе призына шәхси -команда беренчелегенә көрәш ярышлары узды. Әлеге бәйгедә Актаныш спортчылары да катнашып, зур уңышлар белән кайттылар.
Пучы мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Айнат Гарфиев 1нче, Умар Рузибоев 2 нче, 1нче сыйныфтан Нурислам Хәбибуллин 2нче урынны яулады. Остазлары- Әнис Садри.
Тренер Айгиз Бикмөхәммәтов шәкертләре – Такталачык мәктәбеннән Айназ Мингазов 2нче, Татар Ямалысыннан Румил Нургалиев 3нче урында. Яңа Әлем мәктәбендә Ришат Нургалиев остазлыгында шөгыльләнүче Әмир Сәетов һәм Татар Суыксуы мәктәбендә Раил Сираев татарча көрәшкә өйрәткән Гомәр Малихов 2нче урын алдылар.
Яшь көрәшчеләребезнең җиңүләре командага яхшы нәтиҗәләр китерде, нәтиҗәдә Актаныш командасы 3нче урынга лаек булды.
Призлы урыннар алучы спортчылар Чаллы епархиясенең спорт бүлеге җитәкчесе, рухани Р. Храмутичев имзалаган мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләрне котлап, алга таба да уңышларга ирешүләрен, моның өчен армый-талмый системалы рәвештә күнегүләргә йөрүләрен, түземлек һәм тырышлык телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев