Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш сәнгать мәктәбе укытучылары Мәдәният паркын чистартты

Актаныш сәнгать мәктәбе укытучылары көзге өмәләрдә актив катнашулары белән аерылып торды. Остазлар балаларыбызның җырга-моңга, сәнгатькә сәләтләрен ачып кына калмыйлар, районыбызны матурлауда, чистартуда да үз өлешләрен кертәләр.

Вокал укытучысы Сирина Исламова әйтүенә караганда, мөгаллимнәр бу көздә паркны өченче тапкыр яфраклардан чистарта. Күмәк көч тау күчерә дигәндәй, һәркем өмәдә риясыз катнашып, үз көчен куйгач, шактый мәйдандагы парк биләмәсе тиз арада матурлана, ялт итә.

Хөрмәтле райондашлар! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев