Актаныш

Актаныш районы

16+
Ишеттегезме әле?

Декабрьдә пенсия белән бергә 10 мең сум өстәмә акча киләчәк

Пенсионерларга күңелле сюрприз вәгъдә иттеләр.

Пенсионерларга декабрьдә килә башлаячак яңа өстәмәләр турында сөйләделәр. Пенсия белән бергә хәзер һәр өлкән кешегә 10 мең сум акча килә, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Пенсия эксперты Сергей Власов сөйләгәнчә, үзгәрешләр Россиядә иминият пенсияләрен индексацияләү нәтиҗәсендә мөмкин булачак. Киләсе ел башында ук түләүләр 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Бу параметрлар федераль бюджетта язылган.

Шул ук вакытта пенсия баллының суммасы үзгәрәчәк, ул 157 сум торачак. Пенсиягә билгеләнгән түләү күләме дә арта, ул 9585 сум тәшкил итәчәк. Ягъни бу һәркемгә пенсия составында киләчәк сумма.

Бу юлы индексациягә барлык пенсия алучылар да исәп тота ала: эшләмәүче пенсионерлар да, шулай ук эшләүчеләр дә, чөнки соңгылары өчен өстәмә мораторийлар быел гамәлдән чыгарылды, — дип билгеләде эксперт.

Шунысы кызык, гыйнвар өчен пенсияләрне Россиядә күп кенә пенсионерлар декабрьдә үк алачак. Декабрь ахырында түләүләрне гадәттә ай башында алган кешеләргә банк карталарына күчерәчәкләр. Пенсияләр дә, гыйнвар индексациясен исәпкә алып, югары булачак. Ә уртача өстәмә 1800 сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, пенсиянең уртача күләме 27 мең сумга кадәр артачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев