Тыңламас хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге сугышчыларга дүрт тартма токмач әзерләде
Тыңламас авылы халкы махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга даими төстә ярдәм оештыра. Әле шушы көннәрдә генә бер төркем авыл хатын-кызлары якташларыбызга коры аш әзерләү өчен кулдан токмач бастылар. Бу волонтерлык хезмәте Тыңламаста бик матур традициягә әйләнде.
Тыңламас- геройлар үстергән авыл ул. Махсус хәрби операциядә шушы искиткеч матур табигатьле авылда туып-үскән Ренат Имамгалиев, Шамил Абдуллаев, Рөстәм Рәхмәтуллин, Марат Хәлиуллин илебез киләчәге өчен яу кырында көрәшә. Ә ике авылдашлары- Айдар Гыйкрамин белән Александр Лузан батырларча һәлак булдылар.

Менә шушы илебезнең киләчәге, тынычлыгы өчен үз-үзләрен аямаган егетләрне бер дә онытмый авылдашлар. Аларны хөрмәтләп, кадерләп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, гаиләләренә ярдәм итәргә тырышалар, акчалата булышалар, гуманитар ярдәм җыялар.

Тыңламас мәдәният йорты директоры Мәйсәрә Мәгъдәнова авылда хәйрия эшчәнлеген башлап йөрүчеләрнең берсе. Бу юлы да токмач басу өмәсен оештыра ул. Ике көн буе авыл клубының тамаша залы һәм сәхнәсе аш-су кухнясына әйләнеп торды. Биредә иркен, якты. Токмач өчен җәелгән җәймәләр киптерергә һавасы да яхшы.

Кул белән басып, җәеп, кисеп әзерләгән өй токмачлары махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ашлар әзерләгәндә кушарга менә дигән өстәмә. Уңай һәм җылы энергетикалы ризыклар сугышчыларыбызга көч бирә, җиңүгә рухландыра. Мәйсәрә ханым токмач басарга өеннән 80 йомырка алып килә, тагын 60 йомырканы авыл хатын-кызлары китерә. Шулай итеп 140 йомыркадан дүрт тартма токмач әзерлиләр. Онны алдан ук күпләп сатып алганнар, ул берничә тапкыр токмач кисәргә җитә.

Өмәдә клуб мөдире Мәйсәрә Мәгъдәнова, лаеклы ялдагы укытучы Гөлшат Шәкүрова, балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләгән Фәйрүзә Имамгалиева, хуҗалыкта эшләп пенсиягә чыккан Равия Хөҗҗәтова, Гүзәлия Әмирханова, Кадрия Хисаева, Чаллыдан кайткан педагог Әнисә Шәкүрова, Гөлнәмия Насретдинова, Гөлнур Нәбиева, Вәсимә Рәхимова, блогер Ләйсирә Рәхмәтуллина- барысы унбер хатын-кыз бик теләп катнашалар.

Ике көн клубка килеп сугышчыларыбыз өчен ризыклар әзерлиләр. Авылдаш хатын-кызларга җиңүгә керткән игелекле хезмәтләре өчен зур рәхмәт әйтеп Мәйсәрә Мәгъдәнова чәй өстәле хәстәрли. Апалар үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчәләр.
Токмачларны клуб хезмәткәрләре Актаныштагы «Без бергә» хәйрия фондына илтеп тапшырдылар. Якын көннәрдә ул фронтка җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев