Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Актаныш районы адмкомиссиясенә әйләнә-тирә мохитны пычрату турындагы сигналлар иң еш керүче хәбәрләр исемлегендә

Әйләнә-тирә мохитны пычрату турындагы сигналлар Актаныш районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиягә иң еш керүче хәбәрләр. Комиссия әгъзалары урыннарга чыгып тикшергәннән соң 2024 елда 29 беркетмә төзегән. Теләкәй, Әҗмәт, Такталачык, Тыңламас, Чуракай, Иске Кормаш, Актанышбаш, Иске Балтач авылларында яңа гына барлыкка килгән чүплекләрне ачыклап, аларны бетертүгә ирешкәннәр.

Әйләнә-тирә мохитны пычратучылар турындагы сигналлар Актаныш районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиягә иң еш керүче хәбәрләр. Бигрәк тә санитар икеайлык барган чорда- апрель-май айларында мөрәҗәгать итүчеләр күп. Комиссия әгъзалары урыннарга чыгып тикшергәннән соң 2024 елда 29 беркетмә төзегән. 

Теләкәй, Әҗмәт, Такталачык, Тыңламас, Чуракай, Иске Кормаш, Актанышбаш, Иске Балтач авылларында яңа гына барлыкка килгән чүплекләрне ачыклап, аларны бетертүгә ирешкәннәр. 4 райондашыбыз штрафка тартылган, 24 кешегә кисәтү ясалган. 

2023 елда 34 кеше административ комиссиянең игътибарын үзенә җәлеп иткән. Сигез кеше 16 мең сум штраф түләгән.

Яшәгән җиребезне тәртиптә тотуга даими өндәү, тышкы төзеклек кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар турында аңлатуга карамастан, таләпләрне бозучылар һаман да очрап тора.  Адмкомиссия рейдларында җирлекләрдә легаль булмаган чүплекләр ясау, капка төбенә төзелеш материалларын кую, бүрәнә, утын өю ачыклана. Алар урамнан автотранспортның йөрүенә, шулай ук янгын, ашыгыч ярдәм машиналары үтүгә комачаулый. Ә бит иминлегебез, авылның яме, төзеклеге үзебез өчен кирәк. Битарафлык үзең утырган ботакка чабу ул. Үзебез гомер иткән йорт яны, капка төбе, урам, кварталларның купшылыгы, төзеклеге белән әллә каян күзгә ташланып торса - һәркем өчен рәхәт халәт, матур күренеш бит, үзеннән-үзе күңелдә канәгатьлек, районыбыз белән горурлану хисләре уята. Ә Актанышта мондый урыннар, кварталлар бар һәм алар хакында барыбыз да белеп торабыз, аларны күреп, сокланып йөрибез. Нигә үрнәк алмаска?

Үз йортлары белән яшәүчеләргә капка төпләрендә мөлкәт, төзелеш материаллары яисә чүп-чар саклау катгый тыела. Урамда шулай ук машина юу, яфрак-ботак, кәгазь яндыру рөхсәт ителми. Бу кагыйдәләрне бозган өчен ТР КоАП нигезендә штрафка тарту каралган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев