Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Ләйсән Фәхертдинова: Галәмгә мәхәббәтебезне бирер вакыт җитте

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бер төркем райондашларыбыз табигатебезне саклау буенча зур проект эшен башлап җибәрде. Сәламәтлекне кайгырту продукциясе сата торган компания вәкилләре Актанышбаш авылында биш мең төп нарат агачы утыртты.

              Өсләренә матур  жилет-накидкалар кигән хатын-кызлар, балалар күптән түгел генә янгын чыгып ут үрләгән яланны яшелләндерде. Аларга ирләре, уллары да ярдәмгә килгән.


             Проектның башында торган Ләйсән Фәхертдинованың командасы экологик акциядә өченче тапкыр катнаша. Эшмәкәр ханым  “Галәмгә мәхәббәтебезне бирер вакыт җитте”, ди:

-    Безнең компания ел саен җир шарында 100 гектар мәйданда агач утырту максатын куйды. Командам белән бу проктта өченче ел катнашабыз. Ә Актанышта беренче тапкыр менә бүген тормышка ашырабыз. Җиребездән бик күп алабыз. Әмма бурычыбызны кайтарырга, рәхмәт әйтергә, кайгыртырга онытабыз. Безгә галәмгә, җир шарына үзебезнең мәхәббәтебезне, бирер вакыт җитте. Агач утырту нәкъ  шуның бер чагылышы. Хәзер кешенең уй-фикере үзгәрә, бер-береңә ярдәм итү, сәламәтлеккә омтылу гадәти күренешкә әйләнә. Клиентлар белән агач утыртып табигатебезне кайгыртабыз,  үзебез өчен дә бу бик саваплы  гамәл.


           

Ләйсән апа һәр эшкә дә гаиләсен тарта белә, бу яктан ул хатын-кызларыбызга матур үрнәк. Бу юлы да агач утыртырга ире Ралиф абый, кызлары, кияве, оныгы белән килгән иде. Фәхертдиновларның кызлары, танылган кондитер Альбина Исламова да бу проектны хуплый.

- Беренчедән, табигатьне саклыйбыз, матурлыйбыз, икенчедән безнең белән бергә агач утыртканда балаларда мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләнә, алар туган як табигатенә мәрхәмәтле, башкалар хезмәтенә хөрмәтле булып үсәләр,- ди Альбина.

          Хәйрия акцияләрендә бу гаилә даими катнашып килә. Күптән түгел Альбина өйләрендә кызы Камиләнең дусларын чакырып капкейк пешерү буенча мастер-класс оештырган. Танылган блогер, оста белән аралашу укучылар өчен бик файдалы булган.

             Агач утырту кебек саваплы гамәлгә күпбалалы Сабитовлар Киров авылыннан ук килеп үз өлешләрен кертте. Үз балалары янына дистәгә якын ятимне сыендырып үстергән Венера апа “Урманны үзебез дә яраттык, хәзер балалар да урман дип кенә торалар”, ди. Сабитовларның нарат утырту-үстерүдә тәҗрибәләре бар инде. Узган ел балалар белән бергәләп Югары Богады питомнигында нарат үсентеләрен утыртканнар. Җәйге каникулда түтәлләрнең чүпләрен утаганнар, үсентеләрнең төпләрен йомшартканнар. 

-    Мондый күмәк эшләрдән калмаска тырышабыз. Үзебез бу компаниянең продуктларын күптәннән кулланабыз. Ләйсән апа, урман утырту турында әйткәч сөенә-сөенә килдек. Йөрергә автобусыбыз бар хәзер. Былтыр питомникта эшләгәндә балаларым наратларның миллиметрлап үскәнен күзәтеп тордылар. Алар шулай агачларның озак өлгерүен, аларның ботакларын сындырмаска, кирәсезгә агач кисмәскә икәнен белеп үсәләр, - ди Венера апа. 

 

-    Үз бакчабызда чия, алмагач, виноград утырткан бар иде, әмма балаларымның болай өмәләрдә катнашканнары булмады. Мондый табигатьне саклау акцияләре бик кирәк,- ди балалары белән агач утыртуда катнашкан Алсу Гафурова.  Алсу да олы йөрәкле аналарның берсе, ул үзенең өч баласы белән бергә энесенең ятим калган балаларын тәрбияли. 


                 Актанышбаш авылында яшәүче Фәнисә Егорова авылларының яшелләнүенә аеруча сөенә. Элек биредә яз җитүгә Карга боткалары үткәргәннәр, бәбкә саклаганнар. Әмма тора-бара ярга чүп-чар, тирес ташлау башланган. Биек булып чүп үләннәре үсә башлаган. Быелгы язда корыган үләнгә ут капкан. Ярый әле вакытында сүндерергә өлгергәннәр, пожар авылга ук килеп җитә алмаган. 

-Бу Актанышбашның иң уңдырышлы туфрагы. Без утырткан үсентеләр тиз китәрләр, корымаслар, авылыбыз наратлар эчендә утырыр, хуш искә күмелер,- ди Фәнисә ханым.

                 Актанышбаш елгасы ярлары ел саен убылып бара икән. Урманчылар үзара киңәшләшкәннән соң бу проблеманы агач утырту аша хәл итеп була дигән фикергә килгәннәр. Димәк райондашларыбыз утырткан наратлар елга ярларын да ныгытачак. Урманчылыкта эшләүчеләр бер көн алдан килеп яланга тигез итеп буразналар сызганнар.

 Минзәлә урманчылыгының өченче участок мастеры Идеал Галиев экология проектында катнашучыларның һәрберсенә агач утырту серләрен төшендерде. Үсенте араларын үлчәргә, тамыр өчен тишек ясарга эш коралларын да урманчылар алып килгән.

- Үз теләкләре белән агач утыртуны оештырган Фәхертдиновлар гаиләсенә, агач утырткан һәрбер кешегә зур рәхмәт. Әле мондый проект районыбызда беренче тапкыр гына уза. Үсентеләрне дә Фәхертдиновлар үзләре алып килде. Бөек Җиңүнең 78 елллыгына 8 мең төп нарат утыртылу зур вакыйга ул,- ди Идеал абый. 


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев