16 яшькә кадәрге өч баласы булган ир-атлар мобилизацияләнмәячәк
Чакыру комиссиясе ир-атларның бер категориясен мобилизацияләү турындагы карарны гамәлдән чыгарды.
Татарстанның мобилизацияләү буенча чакыру комиссиясе 16 яшькә кадәрге өч баласы булган ир-атларны мобилизацияләү турындагы карарны гамәлдән чыгарды.

Повесткалар гражданнарның гаризасы һәм балалар туу турында таныклык күрсәтелгән очракта үз көчен югалта. Карарны республиканың оператив штабы утырышы вакытында кабул иттеләр.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев