Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныш журналистлары һөнәр алыштырды

Полиция эшчәнлеге белән таныштыру, полиция белән халык арасын ныграк якынайту, җәмгыятьтә хокук тәрбиясен киңрәк тарату максатында, республикакүләм "Журналист һөнәр алыштыра" дигән акция булып үтте. Районыбыз журналистлары - киңкырлы һөнәр ияләре, кайсы тармак, кайсы юнәлеш буенча булмасын, алдынгы карашлары, заман таләпләренә туры килердәй эшчәнлекләре белән безне - газета укучыларны, радио тыңлаучыларны,...

Полиция эшчәнлеге белән таныштыру, полиция белән халык арасын ныграк якынайту, җәмгыятьтә хокук тәрбиясен киңрәк тарату максатында, республикакүләм "Журналист һөнәр алыштыра" дигән акция булып үтте.

Районыбыз журналистлары - киңкырлы һөнәр ияләре, кайсы тармак, кайсы юнәлеш буенча булмасын, алдынгы карашлары, заман таләпләренә туры килердәй эшчәнлекләре белән безне - газета укучыларны, радио тыңлаучыларны, телевидение тамашачыларын җәлеп итә беләләр. Бу юлы алар үзләрен бер көнгә полиция хезмәткәре буларак сынап карадылар. Күбесе, форма киеп куюга, "бу - минем балачактан ук килгән хыялым, форма киеп карыйсы килә иде" дигән эчкерсез шатлыклары белән бүлештеләр.
Радио журналисты Әлфия Мөхәммәтова кизү бүлегендә оператив кизү хезмәткәре, полиция майоры Револ Исмакаев һәм аның ярдәмчесе, полиция старшинасы Вәсил Галиев белән хезмәт куйды. Мондагы эш тәҗрибәсе, кизү бүлеге эшчәнлеге турында тапшыру радиоэфирга чыкты. Бүлектә тагын Ирек Дәүләтов, Камил Әхмәтгалиев, аларның ярдәмчеләре Илсур Гайнуллин, Ленар Имамов хезмәт куя. Бүлекнең нәтиҗәле эшчәнлегенә, әлбәттә, кизү хезмәткәре һәм ярдәмчесенең үзара аңлашып эшләве зур йогынты ясый. Әйтергә кирәк, һәр хезмәткәр үз урынында. Кизү бүлеге - эчке эшләр органнарының көзгесе, диләр. Полиция бүлегенә кем нинди гозер белән килә, кемгә нинди ярдәм кирәк, почта, телефон, "112" хезмәте аша кергән хәбәрләр, эчке тәртип үтәлеше - барысы да монда хезмәт куючылар аша үтә. Төп хезмәткәрләр ялга, командировкага киткәндә, аларны алыштыручылар да бар. Ә безнең теләк бер генә - ил-көндә иминлек, гаиләләрдә тынычлык, күңелләрдә мәрхәмәт булса иде.
"Актаныш таңнары" газетасы журналисты Гөлназ Хөҗҗәтова үзен полиция участок вәкиле хезмәтендә сынап карады, участок вәкиле, полиция кече лейтенанты Юныс Латыйпов белән берлектә Иске Байсар авыл җирлегендә хезмәт күрсәттеләр. Бу хакта газетаның узган санында язма дөнья күрде. Участок вәкиле халыкка иң якын хезмәткәрләрдән санала. Ул үзе хезмәт күрсәткән авыллар халкы, аларның көнкүреше, яшәү рәвеше белән яхшы таныш. Һәр кеше үзе яшәгән җирдә тәртип, иминлек, тынычлык булуын тели. Күршеләреңдә тәртипле гаиләләр икән - күңелең тыныч. Балалар бакчасында, мәктәпләрдә балаларга әхлак-тәрбия өйрәтелә икән - киләчәк имин булыр. Оешма, хезмәт коллективларында хокук тәртибе турында сөйләшүләр бара икән - урлашуларга, хәмер куллануга, башка тәртип бозуларга урын булмас. Шушы асыл хакыйкатьне аңлаган һәр кеше участок вәкиле белән берлектә эшләргә, аңа ярдәм итәргә, кылынган хокук бозулар турында вакытында әйтергә, ягъни үзе яшәгән җирдә тынычлыкны бергәләп булдырырга һәм сакларга тиеш.
Һәр көнне безгә яңалыклар җиткереп торучы радио журналисты Лилия Бәхтиева, ЮХИДИ инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Илдус Имамразыев белән бергә, юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында юл кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып барды. Шофермы, пассажирмы, җәяүлеме - барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучы. Вакыт ашыга, ә без аны да уздырырга телибез. Үзебез дә, якыннарыбыз да һәр көнне юлда. Һәрберебез имин, хәвефсез юлларда йөрергә, йортларыбызга сау-сәламәт кайтып керергә тели. Шушы теләк һәммәбезне берләштерә. Шуңа да, һәрберебез үзебезгә зур жаваплылык йөкләнгәнен бервакытта да истән чыгармыйк.
Телевидение журналисты Ләйсән Газизова балигъ булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспектор, полиция майоры Ания Ахунова белән мәктәпләрдә булып, укучылар арасында аңлату-профилактик юнәлештә әңгәмәләр үткәрделәр. Районда балалар белән эшләүче оешмаларда булып, алга планнар чарасын барладылар. Кешенең иң рәхәт, мәшәкатьсез вакыты, мөгаен, мәктәп елларыдыр. Тизрәк үсәсе килү, мәктәпне яхшы тәмамлау - җитлегү чорының җитди максаты. Бала язмышы, аның үз-үзенә ышанычын, мөстәкыйльлеген хәл итүдә әти-әни, тәрбияче-укытучылар, тирәлекнең йогынтысы зур. Чит балалар булмый, без - өлкәннәр шуны яхшы аңлыйбыз.
Юл буйлап полиция хезмәткәре килә. Аның да борчу-сораулары бар. Каршыда күпме кеше, күпме күзләр. Җылылык та, аңлау да, бераз катылык та бар карашларда. Кем генә булмыйк, нинди генә һөнәр башкармыйк - иң элек Кеше икәнебезне онытмыйк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев