Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Актаныш районында кабат исерек килеш руль артына утырган ир-атның автомобиле конфискацияләнде

Татарстан Республикасының Актаныш район суды 24 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 2025 елның 28 сентябрендә әлеге ир-ат исерек хәлдә үзенә караган «ВАЗ-21124» автомобилен идарә иткән. Аны Актаныш авылының Ленин проспектында полиция хезмәткәрләре туктаткан. Медициналь тикшерү нәтиҗәсендә йөртүченең исерек булуы расланган.

Судта ачыкланганча, әлеге зат моңа кадәр дә шундый ук хокук бозу өчен — Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 3 өлеше нигезендә — административ җаваплылыкка тартылган булган. Шуңа да карамастан, ул кабат исерек килеш руль артына утырган.

Актаныш районы прокуратурасы позициясен суд нигезле дип тапты һәм ир-атны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсе, 1 өлеше буенча гаепле дип таныды. Аңа 240 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгеләнде, шулай ук 2 ел 6 айга транспорт чараларын идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Хөкем карары нигезендә, «ВАЗ-21124» автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнде.

Әлеге карар әлегә законлы көченә кермәгән.

Актаныш районы прокуратурасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев