Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Актаныш районында «Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактик чарасы уза

Актаныш муниципаль районы территориясендә 16–20 март көннәрендә «Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактик чарасының беренче этабы үткәрелә. Чараны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге оештыра.

Төп максат — Россия Федерациясенең миграция өлкәсендәге кануннарын бозу очракларын ачыклау һәм аларны кисәтү, шулай ук хокук бозуларны профилактикалау.

Чара барышында полиция хезмәткәрләре башка федераль ведомстволар белән берлектә чит ил гражданнары яшәгән урыннарда, хезмәт эшчәнлеге алып барылган объектларда һәм белем бирү учреждениеләрендә тикшерүләр үткәрәчәк. Бигрәк тә сәяси һәм икътисади яктан тотрыксыз илләрдән килгән чит ил гражданнарына игътибар биреләчәк.
Шулай ук миграция кануннарын элек бозган кешеләр турында мәгълүмат базалары тикшереләчәк. Кирәкле очракта, Россия Федерациясе законнары нигезендә тиешле чаралар күреләчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре чит ил номерлары куелган транспорт чараларын да тикшерәчәк. Алар транспорт чараларын куллануның законлылыгын, пассажирлар һәм йөк ташу эшчәнлегенең таләпләргә туры килүен, шулай ук түләнмәгән штрафлар булу-булмавын ачыклаячак.

Моннан тыш, чара кысаларында түбәндәге хокук бозуларга юл куйган чит ил гражданнарын ачыклау бурычы куела:

  • Россия территориясендә законсыз хезмәт эшчәнлеге алып баручылар;
  • илдән чыгарылу турында карар булуга карамастан, илдән китүдән качып йөрүчеләр;
  • эзләүдә булган кешеләр;
  • Россиягә керү тыелган килеш илгә килгән гражданнар.

Шулай ук чит ил гражданнарын законсыз рәвештә эшкә җәлеп итү, аларны фиктив рәвештә миграция исәбенә кую очраклары да аерым контрольгә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев