Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мал чалган өчен 300 мең штраф

Таможня берләшмәсенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынысызлыгы" техник регламенты нигезендә агымдагы елның 1 маеннан Татарстан фермерларына һәм ит җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга терлекне үз йорт ишегалларында чалу тыелачак. Мал чалуны махсус урыннарда гына башкару таләп ителә. Бу кагыйдә мөгезле эре терлеккә генә түгел, ә сатуга бара торган теләсә кайсы ит...

Таможня берләшмәсенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынысызлыгы" техник регламенты нигезендә агымдагы елның 1 маеннан Татарстан фермерларына һәм ит җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга терлекне үз йорт ишегалларында чалу тыелачак.
Мал чалуны махсус урыннарда гына башкару таләп ителә. Бу кагыйдә мөгезле эре терлеккә генә түгел, ә сатуга бара торган теләсә кайсы ит продукциясенә карый. Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, үзе өчен генә асрап чалган шәхси хуҗалыкларга әлеге кагыйдә таралмый.
Махсус урын булдыруның үз кагыйдәләре бар. Мәсәлән, ул кеше яши торган урыннардан 300 метр ераклыкта урнашкан булырга тиеш. Таләпләрдә, шулай ук, биек койма белән уратып алу, ит саклау өчен суыткычлар белән тәэмин итү, ярдәмче бүлмәләр булдыру кебек шартлар да ассызыклана. Тик регламент буенча терлек чалу өчен махсус урын булдыру гына җитми, аларны теркәү һәм махсус сертификат алу да таләп ителә. Регламент нигезендә, итне махсус машиналарда гына күчерергә ярый. Мал чалу да ветеринар табиб күзәтүендә башкарылырга тиеш.
Ит сатып көн күргән хуҗалык җитәкчеләренә бу эшчәнлек өчен махсус урыннар булдыру турында хәзердән үк уйлый башларга кирәк. Хәленнән килмәгән очракта, һәркем малларын инде әзер урыннарга алып бара ала. Бүгенге көндә Татарстанда шундый 81 мәйданчык бар. Тик бу санның никадәр аз икәне һәм яңа төзелешләрсез әлеге хәлдән чыгып булмаячагы көн кебек ачык.
Бу регламентның үтәлешен Россельхознадзор хезмәткәрләре күзәтеп торачак. Аны бозган өчен штрафлар күләме дә шактый зур: физик затка - 1-2 мең, рәсми затка - 10-20 мең, юридик белеме булмаган эшмәкәрләр өчен - 20-30 мең, ә юридик затларга - 100-300 мең сумны тәшкил итә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев