Райондашыбызны правадан мәхрүм иттеләр
3 май көнне РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясының 1 өлеше буенча гражданин Варламов Вячеслав Ивановичка карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.
Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән гражданин В. И. Варламов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев