Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ТР ЗАГСының элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина 5 сентябрьгә кадәр өй арестында булачак

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең элеккеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина 5 сентябрьгә кадәр өй арестында булачак.

Әлеге карарны бүген Яр Чаллы суды чыгарды, дип хәбәр итә чыганак.

Татарстан ЗАГСның элеккеге башлыгы хокук сакчылары тарафыннан кичә Яр Чаллы шәһәрендә тоткарлана. Татарстан Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча алтынчы бүлеге аңа каршы ике маддә — «Мошенниклык» һәм «Вазыйфаи вәкаләтләрен арттыру» буенча җинаять эше кузгата. 

Гаепләүче як элеккеге ЗАГС җитәкчесен 20 сентябрьгә кадәр СИЗОга җибәрүләрен сорый. Судта Гөлшат Нигъмәтуллина үзенең 27 яшьлек II төркем инвалид баласы барлыгын турында хәбәр итә һәм өй арестында калдыруларын сорый. Алда әйткәнчә, Яр Чаллы шәһәре суды кулга алынучының фикерен искә алды.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев