Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган республика форумында райондашларыбыз да катнаша

Бүген Казанда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан республика форумы уза.

Форум эшендә Актаныш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Люция Корбанова һәм безнең «Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова
катнаша.

Форум Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлламасы белән башланып китте.

«Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә без тормыш эшчәнлегенең икътисадый һәм социаль өлкәләрендәге ришвәтчелекне булдырмау өчен барлык чараларны билгеләргә тиешбез», – диелә Рөстәм Миңнеханов юлламасында. 

ТР Президенты коррупциягә каршы профилактиканы барыннан да элек яшьләрне тәрбияләүдән башлау мөһим, дип билгеләп үтте.

Бәшир Рәмиев исемендәге
технопаркта узган форумда Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү Комитетының Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марсель Дулкарнаев һәи башкалар чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев