Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Актанышлылар гөмбә елында мул уңыш җыя

Быел яңгырлар еш яугач гөмбә күп.

Районыбыз авылларында яшәүчеләр яланнар, урманнардан төрле гөмбәләр җыеп мул уңышларын фотога да төшерә. Гөреҗдә, усак гөмбәсе, әтәч гөмбәсе- барысы да эре, сусыл, тәмлеләр!

Гөмбә җыйганда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:
1. Үзегез белгән гөмбәне генә җыегыз. 
2. Агулы гөмбә еш кына ашарга яраклы гөмбә янында үсә һәм аңа бик охшаган.
3. Шикләнсәгез, җыймагыз һәм иң мөһиме – чи килеш каба күрмәгез!
4. Ашарга яраклы гөмбәне дөрес итеп әзерләмәсәгез яки тиешле шартларда сакламасагыз, алар агулыга әйләнә. 
5. Корт төшкән, бозылган гөмбәне җыймагыз.
6. Агулы гөмбәне ачыкларга «ярдәм итүче» юрамаларга (мәсәлән, мондый гөмбә пешкән суда суган карала) ышанмагыз. 
Агулы гөмбәне, ашарга яраклыларыннан аера белергә кирәк. 
7. Ашарга яраклы гөмбәне шәһәр паркларында, скверларда, ишегалларында, машина юллары буеннан, сәнәгать зоналары тирәсеннән җыймагыз. Мондый урындагы барлык агулы матдәләр гөмбәгә сеңеп, ул ашау өчен яраксызга әйләнә.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев