Актанышта Гаилә көненә багышланган тантанада бриллиант, алтын туйларын каршылаучыларны хөрмәтләделәр
Бүген Актанышның тантаналар залында Гаилә көненә багышланган зур, матур, тирән эчтәлекле һәм тәрбияви әһәмияткә ия бәйрәм узды. Әлеге чара гаилә кыйммәтләрен, тугрылык һәм мәхәббәтне данлауга багышланды, һәм ул барыбызны да җылы хисләргә төреп алды.
Еллар сынавын узган, бер-берсенә тугры калып, озын гомер юлларын иңне-иңгә куеп атлаган гаиләләр бүген тантаналар залының түренә чакырып хөрмәтләделәр.
Быел үзләренең 60 еллык гомер юлларын бергә узган Муллагалиев Әбугали Муллагали улы белән Муллагалиева Зинфира Солтан кызы (Зөбәер авылы) — гаилә ныклыгының, сабырлык һәм бер-береңә хөрмәтнең ачык үрнәге. Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева бу үрнәк гаиләнең төзелү тарихы, уңышлары, балалары, оныклары турында сөйләп сокландырды.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Муллагалиевлар гаиләсенә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул аларның лаеклы тәрбия биреп, илебезгә һәм республикабызга танылган, хөрмәтле шәхесләр үстерүләрен аерым билгеләп үтте. Аеруча горурлык хисе белән Татарстанның атказанган артисты, халкыбызның яраткан җырчысы Лилия Муллагалиеваны искә алды — Лилиябез Әбугали абый белән Зинфира апаның төпчек кызлары.
Ленар Рафакович болай дип ассызыклады:
— Кадерле, хөрмәтле юбилярларыбыз! Сезне чын күңелдән шушы матур бәйрәм белән котлыйбыз. Бу чыннан да зур бәйрәм, чөнки 60 ел гомер итү — ул олы бер тормыш юлы. Бу еллар эчендә нинди генә авырлыклар, нинди генә сынаулар күрелмәгәндер. “Әгәр яңадан яшәргә туры килсә, тормышыгызны ничек корыр идегез?” — дип бер сорау биргәч, сезнең кебек өлкәннәребез: “Мин үз гомеремне ничек яшәгәнмен, шулай ук яшәр идем”, — дип җавап биргән. Ни өчен дигәч, “Мин күргән авырлыкларны башкалар күрмәсен, мин абынган ташларга башкалар абынмасын иде”, — дип әйткән күпне күргән, күпне кичергән затларыбыз.
Бу сүзләр — олы йөрәкле, зирәк, тирән фикерле кеше сүзләре. Чөнки чынлап та, сез тормыш юлыгызда күпне күргәнсез, барысын да үзегез аша уздыргансыз. Ләкин шул ук вакытта гаиләгезне саклап, балалар үстереп, аларны тормыш юлына бастырып, лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгәнсез.
Сез үстергән балалар — күпләр өчен үрнәк. Сезнең гомер юлыгыз бушка узмаган, киресенчә, Лилия Муллагалиева безнең Актаныш өчен дә, Татарстаныбыз, Россиябез өчен дә зур горурлык. Сез тәрбияләгән нәсел — илебезнең йөзен яктыртучы, көчле, сәләтле кешеләр.
Без сезгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәбез. Алдагы көннәрегездә дә балалар бәхетенә сөенеп, оныклар куанычы белән яшәргә язсын. Ил-күкләребез тынычланып, матур, имин тормышта гомер итәргә насыйп булсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мәхәббәт һәм озын, бәхетле гомер телибез.
Лилия Әбугали кызы үзе дә бүгенге тантананы ямьләп Гаилә көненә, әти-әниләрен тәбрик итәргә кайткан иде. Ул да бәйрәмдә үзенең ихлас котлау сүзләрен җиткерде.
— Хөрмәтле, якын дусларым, әти-әнием! Чыннан да, 60 ел бергә гомер итү — ул бик зур һәм олы гомер юлы. Шушы елларны сабырлык белән, бер-берегезне аңлап, тормыш авырлыкларын җиңеп, без — балаларыгызны тәрбияләп, укытып, олы тормыш юлына бастырып, дөньяны түгәрәк итеп, матур итеп яшәгәнегез өчен сезгә чиксез зур рәхмәт белдерәм.
Гаиләне саклап, бүгенге көнгә кадәр бер-берегезгә терәк булып яшәвегез — безнең өчен чын үрнәк. Инде хәзер исә барысы да яхшы булсын: картлык көннәрегезне балалар һәм оныклар куанычы, якыннарыгызның хөрмәте белән үткәрергә язсын. Сәламәт булып, үз аягыгызда, үз акылыгызда, якыннарыгыз һәм тирә-як кешеләрнең ихтирамын тоеп яшәргә насыйп булсын.
Без сезне ихлас күңелдән олылыйбыз, зурлыйбыз, рәхмәт әйтәбез. Бүгенге шушы матур көнне безне чакырып, бу кадерле мизгелләрне уртаклаштырган өчен дә зур рәхмәт. Районыбыз, республикабыз тыныч, сәламәт булсын, барыбызга да имин тормыш насыйп булсын!
Шулай ук алтын туйларын — 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтүче биш пар да бәйрәмнең төп кунаклары булды. Болар: Вәлиуллин Рәдис Шәрифулла улы белән Зифа Хәбибҗан кызы (Актаныш),
Шәйхәйдәрова Фәрәһия Шәрифҗан кызы белән Илгизәр Шәйхелгали улы (Чуракай авылы), Әһлетдинов Габделнур Шәйхенур улы белән Әһлетдинова Рәмзия Тимер кызы (Чуракай авылы), Язитов Фаис Нигъмәтҗан улы белән Латыйпова Флора Мөхәмәтулла кызы (Актаныш),
шулай ук Минһаҗев Рифгать Харис улы белән Фәһия Фәтхелбаян кызы (Актаныш).
Аларның һәркайсы — гаилә учагын саклап, тормыш авырлыкларын бергә җиңеп, балалар үстереп, бүгенге көнгә кадәр кулга-кул тотынып килеп җиткән күркәм парлар. Аларның тормыш юлы — яшь буын өчен зур үрнәк, сабырлык һәм мәхәббәт дәресе.
Бәйрәм барышында аларга ихлас котлаулар, изге теләкләр яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә җылы, ихлас мохитта узды, кунаклар күңеленә озак сакланырлык якты хатирәләр бүләк итте.
Гаилә — ул җәмгыятьнең нигезе. Ә менә шундый нык, тату гаиләләр булганда, киләчәгебез дә ышанычлы кулларда булуына шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев