Актаныш

Актаныш районы

16+
Гаилә мәктәбе

Актанышта һәр гаилә күз уңында: балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рейдларга чыкты

Яңа ел бәйрәмнәрендә балигъ булмаган балалар ведомствоара комиссиясе социаль куркыныч хәлдәге (СОП) һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрне (ТЖС) тикшерүгә юнәлдерелгән рейдлар уздыра.

Чараларның максаты- каникул чорында балаларның иминлеген тәэмин итү, аларның хокукларын бозу ихтималын булдырмау һәм бәйрәм итү өчен уңай шартлар тудыру.  

Рейд кысаларында ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә, алар балаларны тәрбияләү һәм кайгырту өчен җаваплылыкны арттыруга , балаларны контрольдә тотуны көчәйтүгә, кышкы чорда балаларның имгәнүләрен профилактикалауга һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажларга юнәлдерелгән.

Бу чара гаилә кыйммәтләрен ныгытуда һәм бәйрәм чорында балигъ булмаганнарның хокукларын яклауда мөһим адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев