Актанышта «Ватанны саклаучылар елы»н котлап 2025 елда беренче сабый туды
Бүген, 7 гыйнвар көнне Яңа 2025 елда туган беренче балага Актаныш районы гражданнар хәле актлары теркәү бүлеге тарафыннан тантаналы төстә туу турында таныклык тапшырылды. «Ватанны саклаучылар елы»н котлап 3 нче гыйнвар көнне Актаныш районында тәүге тапкыр якты дөньяга аваз салган нәни- Рамир Данис улы Шәмсиев.
2025 ел- Россия президенты В. Путин тарафыннан «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителде. Яңа елыбызны котлап Актанышта көчле зат, ир-егетләр вәкиле-Рамир Шәмсиевнең дөньяга килүе әти-әнисен, әби-бабаларын, туганнарын гына түгел, район җитәкчелеген, үзәк хастаханә хезмәткәрләрен дә сөендерде.
Яңа елның тәүге сабыен каршы алу Актаныш район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә олы вакыйгага әйләнде. ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева Шәмсиевләр гаиләсен икенче сабыйлары туу уңаеннан котлады, балаларының гаиләнең, районыбызның илебезнең горурлыгы булып үсеп җитүләрен теләде. Гөлфинә Баян кызы Рамирның туу турындагы таныклыгын әтисе Данис белән Лилия Шәмсиевләргә тапшырды, шулай ук бүгенге көннең истәлеге булып ул бүләк иткән чәчәк гөлләмәсе белән бергә «Татар милли ашлары» дигән энциклопедик китап та яшь гаиләнең йортын ямьләп торачак әле.
Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Могътазиров Шәмсиевләрне уллары туу белән тәбрикләде, Рамирның илебезнең җәмгыятькә файда китерә торган шәхес- һәрьяклы үсешкә ия граждан булып өлгереп җитүен, яшь гаиләне исә күп балалы гаиләләр рәтендә күрергә теләвен әйтте.
Әти-әнисенә исәнлек-саулык телим, бу бала кайгы китермәсен, аңа карап сөенеп яшәгез, балаларыгызның дәүмәтен күрегез,- диде Рөстәм Азат улы.
Рамирның әтисе Данис тумышы белән Актаныш авылыннан, туган авылдан ерак китмичә, 2018 елда сөйгәне Лилия белән гаилә кора.
Балалар бәхетле, сау-сәламәт булсыннар, калганын булдырып була. Бала гаиләнең бәхете, без гаиләдә ике бала үстек, туганың булу һәрвакыт терәгең бар дигән сүз ул, – ди «Волгодорстрой» җәмгыятендә эшләүче Данис Илгиз улы.
Икенче бәбиен тапкан Лилия дә күпләргә яхшы таныш. Лилия Мәхмүт кызы универсамдагы «Пятерочка» кибете мөдире. Бергә эшләгән хезмәттәшләре җитәкчеләрен гаилә бәйрәме белән котларга килгәннәр иде. Лилия барлык каршылаучыларга, шулай ук район үзәк хастаханәсе табибларына, шәфкать туташларына бик рәхмәтле:
Зур улым Таирны табиб Рөстәм Хәләф улы белән тапкан идем, икенче улым Рамирны табуда да, тернәкләнү вакытында да ул үзе һәм башка медперсонал яхшы медицина ярдәме күрсәтте.
Рамирның дәү әнисе Филиза ханым да медицина хезмәткәрләренә тиз арада вакытында дөрес ярдәм күрсәтүләре, ананы да, баланы да сау-сәламәт итеп аякка бастырулары өчен коллегаларына рәхмәт җиткерде:
-Улымны, киленем дип әйтмим, Лилия кызымны бик якын күрәм, икесе дә күңелемә якын. Киләчәктә дә матур, тыныч, акыллы гаилә булып яшәгез, балаларыгызны исән-сау үстерегез! Киләчәктә дә бергә-бергә аралашып яшик!
Без дә барлык якыннарының теләкләренә кушылып кечкенә Рамирның бәхетле, тәүфикъле, акыллы, игелекле, чын мәгънәсендә Ватаныбыз сакчысы булып үсүен телибез. Төкле аягың белән, батыр егет! Аяк артың җиңел булып, бала тудыру йортына бик күп бәхетле мизгелләр кичерергә язсын!
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев