Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Гаилә мәктәбенең бүгенге дәресе Әтиләр көненә багышланды

Октябрьнең соңгы якшәмбесе Әтиләр көне. Быел ул 20 октябрьгә туры килә. Актаныш районы ЗАГС бүлеге каршында эшләп килүче Гаилә мәктәбенең чираттагы дәресе яңа бәйрәм - Әтиләр көненә багышланды

 Россиядә Әтиләр көнен бәйрәм итү 2021 елның 4 октябрендә президентыбыз Владимир Путин тиешле указга кул куйганнан соң башланды.

Әлеге бәйрәмнең максаты- Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең әһәмиятен арттыру. Бүген Актаныш районы ЗАГС бүлегендә узган Гаилә мәктәбенең чираттагы дәресе яңа бәйрәм- Әтиләр көненә багышланды.

ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева Гаилә мәктәбе дәресенә килгән Актанышның беренче санлы мәктәбенең 8 сыйныф укучыларына бүгенге дәрестә экспертлар тарафыннан әйтелгән фикерләр әтиләрне зурларга, хөрмәтләргә генә өндәп калмыйча, егетләрне киләчәктә үрнәк әти булырга да өйрәтер дигән теләген әйтте.

2011 елдан бирле районыбыз укучыларына бәхетле гаилә серләрен ислам дине күзлегеннән шәрехләүче Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин бу юлы да кыйммәтле киңәшләрен җиткерде. Бүгенге очрашу мөселманнарның изге җомга көненә туры килде, Руслан хәзрәт укучыларга ике гаеткә караганда да саваплырак җомга көн фазыйләтләрен искә төшерде. Әти-әниләрне, укытучыларны хөрмәтләү, ярату; кайдадыр сугышлар барганда безнең төбәктәге тыныч тормышыбызның кадерен белеп тырышып уку, үзара дус-тату булуның иң кирәкле гамәл икәнлеген дини тәфсирләр белән исбатлап вәгазь сөйләде.

Без югалткач яки кими башлагач кына булган әйберебезнең кадерен аңлыйбыз. Әти-әниләрегезне исән чагында хөрмәтләгез, аларга ярдәм итегез, сүзләрен тыңлагыз. Дәүләт законнары тарафыннан тыелган угрылык, ялганлау, алдашу, кешегә яла ягуны дини кануннар әллә кайчан гөнаһ санап, кешеләрне афәтләрдән аралады,  Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләр аша әмерләрен җиткерде, гаиләдә, илдә тәртип булдырды. 

Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани, 29 ел мөфти вазыйфасын башкарган Актаныш районы Мәчти авылыннан Мөхәммәдияр Солтанов кебек галимнәребез халкыбызга, милләтебезгә, җәмгыятебезгә файдалы гамәлләр кылып яшәде. Сезгә дә кайда гына укысагыз, эшләсәгез дә эшегезне җиренә җиткереп, тырышып эшләвегезне, Аллаһының кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәвегезне телим,- дип Руслан хәзрәт яшүсмерләрне вәгазьләде. 

Өлкән психолог Фәймә Шәйгәрданова да Руслан хәзрәтнең фикерләрен үстереп дәвам итте. Адәм баласының җир йөзендәге иң төп бурычы- үзеннән соң нәсел калдыру. Моның өчен Аллаһ биргән нигъмәтләр – акыл белән эш итү, үзеңә тиң пар сайлау, аның белән килешеп, аңлашып яшәү һәм тәүфикъле, тәртипле балалар үстерү.

Кеше ата-анасын, телен, милләтен сайлап ала алмый. Әмма ул һөнәрен, тормыш иптәшен сайлый ала. Күңелеңә хуш килгән һөнәр үзеңне, гаиләңне тәэмин итәрлек булсын.  Тормыш корырга әзер булгач кына өйләнегез, ашыкмагыз. Булачак ир яки хатыныгызга «Бу кеше минем балама үрнәк әти, әни була аламы?» дигән сорау белән карагыз. Сайлаган ярыгыз үзебезнең диннән, социаль тирәлектән булсын.

Өйнең терәге- ирләр, ә хатын- гаиләнең йөзе. Әтиләрнең ролен күтәрүче дә хатын-кыз, – дип, Фәймә Зиннур кызы Фәнис Яруллинның «Өй чырае-хатын-кыз» дигән шигырен укыды.   Гаиләне бәхетле итүче терәк, гаилә башлыгы- әтиләрне кадерләргә, хөрмәтләргә чакырды. 

Әйе, әтиләр- тормыш терәге. Алар иң авыр йөкне күтәрә, иң авыр вазыйфаларны җиренә җиткереп башкара. Илебезне, Ватаныбызны саклап та иң беренче алар көрәшкә күтәрелә. Шуңа күрә алдагы ял көннәрендә кадерлеләребезне аеруча хөрмәтлик.

Гөлфинә Баян кызы фәхемле киңәшләре белән балалар күңеленә күркәм тәрбия орлыклары салучы чыгыш ясаучыларыбызга олы рәхмәтләрен әйтте. Актаныш районы ЗАГС бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде. Гражданлык никахының ачы нәтиҗәләргә китерүе хакында да телгә алып, рәсми никахлашып кына матур гаилә төзеп булуын мисаллар аша төшендерде. 

Ләйсән Газизова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев