«Пар балдак»та мәңгелек мәхәббәт: Актаныш Бриллиант, Зөбәрҗәт һәм Алтын туй юбилярларын котлады
1151
0
Бүген Актаныш районы үзенең мәхәббәт гөлләрен хөрмәтли, илебезгә, җиребезгә батыр уллар, матур кызлар тәрбияләп үстергән үрнәк гаиләләребез мактауга, зурлауга бик тә лаеклар. Бүген Үзәк паркның «Пар балдаклар» фонтаны янында зөбәрҗәт, алтын туйлары уңаеннан районыбызның 14 гаиләсе өчен котлау тантанасы оештырылды.
Актаныштан Мәгыйс һәм Илфира Әһлетдиновларның бергә гомер итүләренә 55 ел, аларның Зөбәрҗәт туйлары! Ә Яңа Кадермәт авылыннан Мәхәсим һәм Җәүһәрия Гыйльвановлар Бриллиант туйларына кадәр 60 ел тигезлектә парлап килеп җиткәннәр.
Уразай авылыннан Равил- Фәридә Япаровлар, Актаныштан Вансит Гыйзетдинов белән Әнисә Шәрипова, Адайдан Зинфир Кәримов белән Роза Абдуллина, Кәзкәйдән Фәвис- Әлфия Гайсиннар, Актаныштан Лилия һәм Флүн Шәйгардәновлар, Муллаян-Луиза Исламовлар, Мәсәдедән Галим һәм Әлфия Габдуллиннар, Киров авыл җирлегеннән Фасил белән Роза Шәйхелмәрдановлар, Әбелгас һәм Ләйлә Суфиевлар, Яңа Кормаштан Мулланур һәм Дәлия Сөбхановлар, Чуракайдан Фиркать һәм Әминә Кадыйровлар, Иске Байсар авылында яшәүче Мирас Кәлимуллин һәм Кадрия Хаҗиева 2025 елда Алтын туйларын каршылый.
Район ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева тату, үрнәк парларыбызның һәрберсе турында бик матур итеп таныштырды, өлге алырлык сыйфатлары турында сөйләде. Соңыннан сүзне Актаныш районы җитәкчелеге алды, истәлекле көннәре белән тәбрик итеп, һәрбер гаиләгә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең рәхмәт хатын тапшырды, бәйрәм кунаклары йомшак, җылы юрганнарга да ия булдылар.
Гаиләнең матурлыгы- балаларда, оныкларда. Әти – әниләрен тәбрик итәргә ерак-ераклардан кайткан нәсел дәвамчылары ата-аналарына кадер-хөрмәт күрсәтергә ашыкты, ихлас теләкләрне рәхмәтле кочаклаулар алыштырды.
Иң истәлеклесе- Луиза һәм Муллаян Исламовларны Алтын туйлары белән котларга Казаннан кайткан уллары Артур Исламов белән киленнәре Эльза Заяриның чыгышы булды. Хөрмәтле якташларыбыз, Татарстанның атказанган артистлары барлык кунакларны затлы тавышлары белән сөендерделәр, зур рәхмәт аларга.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмен район мәдәният сарае артистларының зәвыкле, эчтәлекле концерт номерлары бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев