Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Психолог Фәһимә Шәйгәрданова: Гаилә корганда белемегез, социаль статусыгыз тәңгәл килгән кешене сайлагыз

Унөченче ел рәттән оештырылучы Гаилә мәктәбе дәресләрен районыбыз укучылары көтеп ала. Мәктәп диварлары арасында узучы гадәти дәрес кенә түгел бу.

                  Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшьләрне тантаналар залында уза торган Гаилә дәресендә дин әһелләре, психолог һәм табиблар белән берлектә гаилә корырга бүгеннән үк өйрәтә.

                Имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин гаиләне, әти-әни, туганнарны хөрмәтләү, кадерләү ислам дине тарафыннан һәр мөселманга үтәлергә тиешле таләпләр булуын сөйләде.

Үз динебездәге егет яки кыз белән гаилә коруның өстенлеге,  нәселебезне, милләтебезне баетып күп бала үстерү, аларны үзебездән яхшырак итеп тәрбияләү, туганлык җепләрен өзмичә гаилә традицияләрен буыннан-буынга тапшыру, төп йортны саклау, туганнар белән бергә шунда җыелу, балачакның, яшьлекнең кадерен белеп мәктәпләрдә тырышып белем алу, мөгаллимнәрне хөрмәтләү- Руслан хәзрәт укучыларны әхлакый яклап вәгазьләде.

          Районыбызның өлкән психологы Фәһимә Шәйгәрданова да үзенең чыгышын Коръән аятьләре, сүрәләре белән исбатлап әзерләгән иде. 

Реклама

              Начар гадәтләрне юлдаш итмәскә кирәклеген дә ассызыклады ул. Бигрәк тә хәзерге укучылар тартыла торган электрон сигаретларның балаларның үзләренә дә, гаилә коргач туачак сабыйларына да зыянлы. Чөнки татлы агу организмда туплана, яралгы үсешен тоткарлый, гарип бала тууга сәбәп була. Тәҗрибәле укытучы, психолог яшьләргә пар сайлаганда аларның әти-әниләренә булган мөнәсәбәтләренә игътибар итәргә кушты. Үз ата-анасына хөрмәтле бала гаиләсендә иренә, хатынына хөрмәтле була, кечкенәдән эш рәтенә өйрәнгән хатынның өендә чисталык, тәмле аш-су пешеп торса, кулы алтын, акыллы ир балаларына үрнәк, хатынына ныклы терәк ул. Әти-әни булу җаваплы, авыр хезмәт. Физик яктан нык, сәламәт кеше өчен аның бер кыенлыгы да юк.

- Шуңа күрә үзегезне яшьтән чыныктырыгыз!- диде Фәһимә Зиннур кызы, -Яр сайлаганда үзегезгә тиң булган- белемегез, социаль статусыгыз тәңгәл килгән кешене сайласагыз гаиләдә фикерләр төрлелеге килеп чыгып тынычлыгыгызны җуймассыз,- дип тә үтемле киңәшләрен бирде. 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев