Сатып алган телевизорың ватык булса?
Консультация алу өчен электроника һәм көнкүреш техникасы кибетенең менеджеры мөрәҗәгать итте. Бер гаилә телевизор сатып ала. Соңрак, өйдә телевизорны тартмадан чыгаргач, дисплейда дефект табып, кибеткә кире алып киләләр. Бу очракта нишләргә?
Беренче чиратта, менеджер сатып алучының таләбе белән товарның комплектлылыгын, документларының булуын, бәянең дөреслеген аның каршында тикшерергә тиеш. Кулланучы товарны кабул итү алдыннан карап алмаган икән, телевизорның аны алганчы ук ватылуын исбатлау мөмкин түгел. Товарны кабул иткәндә сатып алучы “карау башкарылган, дәгъвалар юк” дигән документка кул куя. Товарны кабул итү алдыннан карау – сатып алучы өчен гарантия. Телевизорның дефектлы экраны гарантияле очрак түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев