15 мартка һава торышы һәм ай календаре
Һава торышы

15 мартка һава торышы һәм ай календаре

15 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, аязганда -13˚, көндез 0..+5˚ градус. Юлларда бозлавык.

Үсүче ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.

Бүлмә гөлләрен һәм рассаданы сугару өчен уңышсыз вакыт. Язын чәчәк ата торган бүлмә гөлләрен күчереп утырту, аерып утырту өчен уңай көн.

Чыганак


Нет комментариев