Бүген Татарстанда яңгыр, боз явуы көтелә, көндез температура +25 градуска кадәр күтәрелә
Чәршәмбе, 15 июльдә, республикада аязучан болытлы һава торышы, явым-төшемнәр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгыр, боз явуы да ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан күзәтеләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +12..+17 градус тәшкил итте. Көндез һава +20 градуска кадәр җылыначак.
Казанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы, урыны белән яңгыр көтелә, яшен булуы ихтимал. Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 16 метрга кадәр көчәя. Башкалада максималь температура көндез +22..+24 градус тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев