Ял көннәренә һава торышы бозыла: явым-төшем һәм көчле җил көтелә
Шимбә көнне Татарстанда яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, ә якшәмбе карлы яңгыр көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә республикада һава торышының начараюы турында хәбәр иттеләр.
Билгеләп үтелгәнчә, пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә -4 градуска кадәр суытачак. Әмма көндез температура +8..+13 градуска кадәр күтәрелә.
Шимбә, 5 апрельдә температура көндезге сәгатьләрдә +9..+14 градус тәшкил итәчәк. Якшәмбе, 6 апрельдә исә термометрның терекөмеш баганасы көндез Татарстанның көнбатыш һәм төньяк районнарында +5..+10 градус, көньякта һәм көнчыгышта +11..+16 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
Рәсемдә- Яңа Әлем егетләре, «Көн нинди булса да без телефонда түгел, урамда», ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев