Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

5 авылдашларын хәрби операциягә озаткан тыңламаслылар гуманитар ярдәмгә үз өлешләрен кертә

Бүген берәүнең дә күңеле тыныч түгел, иртә торса да, кич ятса да бер уй- илебез егетләре яу кырыннан исән-сау кайтсын! Тыңламаслылар да тизрәк махсус хәрби операция тәмамланып батырларның үз аякларында кайтуын көтә.

Тыңламас авылыннан 5 егет махсус хәрби операциядә неонацизм тарафдарларына каршы көрәшә. Өчесе авылдан китсәләр, икесе Чаллы шәһәреннән мобилизацияләнгән.

Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм оештыруда авылдашлар бик актив. Акчалата, башка төрле гуманитар ярдәм район волонтерлары аша фронтка барып җитте инде. Быел гына да берничә тапкыр мәдәният йортында җыелып окоп шәмнәре ясап җибәргәннәр. Җәмәгать үзәге директоры Мәйсәрә Мәгъдәнова авыл төркеменә шәм ясау турында белдерү куя. Унлап хатын-кыз окоп шәмнәре ясауга бик тиз риза булалар. Билгеле бер вакытка клубка килеп эшне башлап җибәрәләр. Шәм ясарга тиз өйрәнә хатыннар. Консерв банкасы эченә картоннан фитиль ясап тыгалар, өстенә кайнап торган парафин коялар. Җәмәгать үзәгенең котельнясында эшләүче Фидаил Вәлиев өйләреннән ике электр плиткасы алып килә, парафиннарны шунда эретәләр. Гөлнур Нәбиева, Кадрия Хисаева, Җәмилә Хисаева, Мәйсәрә Имамова, Сәвия Муллагалиева, Равия Хөҗҗәтова, Луиза Мөхәммәтова окоп шәмнәре ясауда актив катнашалар, аларга ярдәмгә Актанышта яшәүче авылдашлар- Светлана Әхмәтова, Нурия Әгълиева да кайта. 

Мәйсәрәнең тормыш иптәше Айдар һәр эштә уң кулы, бу юлы да ул хатын-кызларга шәм ясауда булыша, әзер продукцияне Актанышка илтеп ярдәм җыю пунктына тапшыра.

Тыңламаслылар, алдан әйткәнчә, районнан киткән һәрбер гуманитар ярдәм машинасына үз өлешләрен кертәләр. Күпләп токмач кисәләр, башка кирәк-яраклар бирәләр, акчалата булышалар, хәйрия концертлары уздыралар.

-Авылдашларга бик зур рәхмәт, үз игелекләре үзләренә кайтсын. Кемгә генә эндәшсәң дә булышырга гына торалар. Алда да окоп шәмнәре ясауны дәвам итәчәкбез, әлегә парафин кайтуын көтәбез. Консерв банкаларын әзерләп куйдык,- ди Мәйсәрә Мәгъдәнова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев