Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Актаныш районында махсус хәрби операция геройлары балалары өчен чыршы бәйрәме уза

Бүген Актаныш районында махсус хәрби операция геройларының балалары өчен чыршы бәйрәме узды. Район башлыгы Ленар Зарипов геройларыбызның улларын һәм кызларын Яңа ел бәйрәме белән котлап, эчкерсез теләкләре аша аларга шатлык һәм бәйрәм тылсымы бүләк итте.

Актаныш районында яшәүче, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балалар өчен Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда зур, якты чыршы бәйрәме узды. 

Геройларыбызның улларын һәм кызларын Яңа ел бәйрәме белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлады, балаларга эчкерсез теләкләре аша аларга шатлык һәм бәйрәм тылсымы бүләк итте:

- Кадерле балалар! Хөрмәтле махсус хәрби операциядәге егетләрнең әниләре, хатыннары! Сезне чын күңелдән Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Сезнең әтиләрегез үз-үзләрен аямыйча, яу кырларында безнең иминлекне саклап, батырларча көрәшә. Аларга исәнлек-саулык, исән имин туган ягыбызга кайтып җитүләрен, киләсе бәйрәмнәрне бергә-бергә үткәрергә язсын дип телибез. Хөрмәтле балалар! Тырышып укыгыз! Сездән башкалар да үрнәк алсыннар! – диде Ленар Рафак улы.

Балалар котлаулардан соң мәдәният сараенда «Камил белән Камилә» дип аталган тылсымлы театральләштерелгән тамаша карадылар. Артистларга кушылып биеделәр, җырладылар, сорауларга җавап бирделәр.  Могҗизалар әле моның белән генә тәмамланмады, бүгенге Яңа ел бәйрәме кунакларына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның күчтәнәчләре тапшырылды.  

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина махсус хәрби операциядәге якташларыбызга һәрвакыт зур ярдәм күрсәтә. Яңа ел бәйрәме алдыннан Әлфия Гомәр кызы геройларыбызның ул-кызларына күчтәнәчләр җибәргән. Әлеге изге күңелле депутатыбызгы чын күңелдән рәхмәтләребезне әйтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев