Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

«Актаныш» волонтерлар хәрәкәте махсус хәрби операция зонасындагы якташларга гуманитар ярдәм озатты

Бүген «Актаныш» волонетрлар хәрәкәте махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга гуманитар ярдәм озатты.

2025 елның августыннан «Актаныш» хәрәкәте Балалар иҗат үзәгендә маскировка челтәрләрен үрү оештырыла. Авыл җирлекләрендәге волонтерлар да солдатларыбызга коралларны, блиндажлары сакларга япмалар әзерләп бирегә китерәләр. Бу юлы да йөкнең күп өлешен маскировка челтәрләре алып торды. Шулай ук беренче ярдәм күрсәтү медикаментлары тутырылган аптечкалар, чәй тәм-томнары, чәкчәкләр дә якташларыбызга туган як сәламе булып барып ирешсен иде.

Гуманитар йөкне машина арбасына төяргә Актанышның икенче санлы мәктәбенең унберенче сыйныф егетләре ярдәм итте. Шулай ук балалар иҗат үзәге коллективы, өлкән яшьтәге волонтер апаларыбыз булышты. Актанышлылар әзерләгән ярдәмне машина йөртүче Илсур Гыйльметдинов Чаллыдагы волонтерларга илтеп бирде.

Гуманитар ярдәм 8 февраль көнне Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына китәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев