Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Игелек җирдә ятмас: Район инвалидлар оешмасы ярдәме белән Яңа Әлемдә яшәүче мөмкинлеге чикле кешегә ярдәм күрсәтелде

Бүген авыл җирендә дә шәһәрчә көнкүреш уңайлыклары тудырыла. Йортларга су да, газ да кергән. Юынтык су агып чыга торган канализация юллары да заманча техника белән тиешенчә эшләп куела. Ләкин үз йортыбелән яшәүчеләргә әлеге корылмаларны даими төзекләндереп тотарга кирәк. мөмкинлеге чикләнгәннәргә бу эш авырга туры килә.

Яңа Әлем авылында яшәүче беренче төркем инвалид Васил Габдрахмановның ишек алдындагы канализация чокыры начар хәлдә булган. Авыру яшәгән йортка бу көнкүреш уңайлыгы бик тә кирәк икәнлеге һәркемгә билгеле. Мөмкинлеге чикләнгән ир-атның апасы Далбәрия ханым әлеге мәсьәләне хәл кылып булмасмы, дип район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага мөрәҗәгать итә.  Фәйрүзә Сөнгать кызы тиз арада бу эшне башлап җибәрә.  

Берничә көн эчендә Иске Байсардан Марат Хөсәенов үз бригадасы белән килеп Габдрахмановларның ихатасында бригадасы тиз арада яна канализация чокырын казып, таләпләргә туры китереп эшлиләр. 

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышында актив катнашкан Яңа Әлем башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләренә, Актаныш районында мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән озак еллар нәтиҗәле эш алып барган Фәйрүзә Разетдиновага  ярдәм алучы гаилә бик рәхмәтле. Васил Габдрахмановның апасы Далбәрия игътибарлылык һәм кайгыртучанлык бүләк иткән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев