Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Иртәгә Актаныштан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм юлга кузгала

«Актаныш хәрәкәте» - «Движение Актаныш» волонтеры Илина Арсланова махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм итәргә чакырды. Ул әлеге мөрәҗәгатен Яңа Богады авылында МХОда һәлак булган Айназ Арсланов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасында җиткерде.

Иртәгә, 3 июльдә, Актаныштан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм төягән автомобиль юлга кузгала. Бу юлы да МХО башланганнан бирле гуманитар йөкне яу кырындагы солдатларыбызга илтүче волонтер Руслан Ханов белән берлектә тапшырачаклар.

«Мөмкин кадәр ярдәмнәрегезне китерсәгез иде... Аз гына булса да ярдәмебезне җиткерә алсак, егетләр үзләренең өй җылысын тоярлар иде. Тамчыдан күл җыела, бензинның һәр тамчысы да зур ярдәм булып торачак», — дип билгеләп үтте волонтер Илина Арсланова.

Гуманитар ярдәм җыю урыны: Балалар иҗат үзәге.

Солдатларыбызга нинди ярдәм кирәк:

  • Техник өлеш һәм транспорт өчен: ягулык (бензин) һәм аны салу өчен канистралар;

  • Шәхси гигиена һәм кием-салым: юеш салфеткалар, носкилар һәм башка кирәк-яраклар;

  • Күчтәнәчләр: чәкчәк һәм төрле тәм-томнар.

Йөкне озату алдыннан һәркем үз өлешен кертә ала. Битараф калмыйк, бергә булыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев