«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе Байсарда да үтте
Байсар авыл җирлегендә «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе кысаларында укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.
Республикада яңа уку елына әзерлек кысаларында «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе старт алды. Әлеге игелекле чарага Байсар авыл җирлеге дә кушылды. Әтисе махсус хәрби операциядә катнашучы 6нчы сыйныф укучысы Бәйрәмов Радмирга һәм быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк Нәбиева Ясинәгә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бүләк ителде.
Акциягә җирлекнең иганәче егетләре дә зур өлеш кертте. Шамсов Ранис Рил улы беренче сыйныфка укырга керүче алты балага уку кирәк-яраклары алып бирде. Бәширов Рим Рифкать улы исә җирлектәге барлык беренче сыйныф укучыларын эш дәфтәрләре белән тәэмин итте.
Балаларга ярдәм күрсәтеп, аларның мәктәпкә шатланып баруына үз өлешен керткән барлык игелекле кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Яңа уку елы һәр бала өчен уңышлы, мавыктыргыч һәм шатлыклы булсын! Хәерле сәгатьтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев