Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Россия узышын оештыручы якташыбыз чемпион калып, приз акчасын СВОдагы егетләргә тапшырды

Якташыбыз Рәдис Хашимов бу көннәрдә туган ягы Актанышта автомобиль кроссы буенча Россия чемпионаты һәм Татарстан беренчелеге уздыруда башлап йөрде. Рәдис Мөбарәк улы үзе дә ярышларда катнашты һәм җиңүче исемен яулады.

Рәдис Хашимов 3 этапта чемпион калды. Бу зур җиңүен якташыбыз махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә багышлады. Чемпион титулы өчен бирелгән приз акчаларын сугышчыларга ярдәм өчен тапшырды. 

 

Рәдис Хашимовның бу беренче генә булышуы түгел. Әле генә Актаныш халкының унберенче гуманитар ярдәме белән бергә якташларга УАЗ автомобиле сатып алып җибәргән иде. Хәрбиләргә бу машина барып җитте, егетләр зур рәхмәтләрен белдерделәр.
 

Шундый игелекле якташыбыз белән без бик горурланабыз, җаваплы эшләрендә уңышлар телибез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев