Яңа уку елының каникул көннәре билгеле
2024-2025 нче уку елы әле башланырга да өлгермәде, инде каникул көннәре билгеле.
Быел 1 сентябрь якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар дүшәмбе – 2 сентябрьдә узачак.
Уку елы дәвамында укучыларны каникуллар көтә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникулларны үткәрүнең түбәндәге сроклары тәкъдим ителде: көзге – 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр; кышкы – 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр; язгысы – 22 марттан 31 мартка кадәр; җәйгесе – 27 майдан башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев