Киләчәктә интернетка паспорт белән генә керә алу ихтималы зур
Ишеттегезме әле?

Киләчәктә интернетка паспорт белән генә керә алу ихтималы зур

«Россиядә Интернетка керү нәкъ менә 2025-2026 елларда паспорт буенча гына булырга мөмкин. Бөтен интернет өчен Бердәм идентификация системасын кертелә. Барлык социаль челтәрләр, видеохостинглар һәм сайтлар эшендә үзгәрешләр таләп ителәчәк», - дип хәбәр итте икътисадчы Максим Шошин.

Паспорт белән генә интернетка кертүнең максаты-  балигъ булмаганнарны яклау, ботлар белән көрәш, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне җаваплырак тоту формалаштыру.

Шошин бу инициативага каршы килүчеләр анонимлык һәм хосусыйлык юкка чыгачак, шулай ук шәхси мәгълүматларны күрсәтүнең нәтиҗәләре зыянлы булачак дип борчыла, дип өстәде.


Нет комментариев